Кинәт... ату тавышы яңгырады

2014 елның 30 мае, җомга
Кинәт... ату тавышы яңгырады
Районда укучыларның хәрби–кыр җыены тәмамланды. Биш көн дәвам иткән җыен быел табигать кочагына 184 егетне җыйды. Арча һәм Әтнә районнары мәктәпләренең 10 сыйныф егетләре белән бергә җыенда Арча педагогика көллияте студентлары да өйрәнүләрдә булды.
Узган гасырның 70нче елларыннан ук үткәрелеп килүче мондый җыеннар меңәрләгән егетне башлангыч хәрби әзерлек белән армия сафларына озата. Чөнки монда егетләр армиянең беренче баскычларыннан атлый: палаткаларда яшәп төрле шартларда көн күрергә, физик әзерлеккә, сафка тезелергә, утлы корал тотарга, чын солдатларча дежур торырга, мөстәкыйльлеккә, ашарга әзерләргә һ.б. өйрәнә. Армиягә баргач, бөтенләй бу тормыштан хәбәрдар булмыйча кыен хәлдә калмас өчен, егетләр һәр нәрсәгә әзер булырга тиеш, диләр хәрби комиссариатта.
“Укучыларны җыенга 1985 елдан бирле алып киләм, — ди Түбән Мәтәскә мәктәбе укытучысы — булачак солдатларның остазы Гамир Фазылҗанов. — Биредән укучылар тормышның башка яклары барлыгына да өйрәнеп кайта. Чөнки мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек дәресләренә бик аз сәгать (10, 11 сыйныфларда 1әр генә сәгать) бирелгән, анда гына һәммәсен өйрәнеп бетәргә мөмкин түгел. Балаларда хәрби патриотизмны тәрбияләүне 6 сыйныфтан походка алып чыгудан ук башлыйм”.
Җыенга баргач, Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Руслан Хаматшин белән әңгәмә кордык.
“Монда миңа бик ошый, гомумән, хәрби әзерлек дәресләрен яратам. Мондый җирләрдә булганым бар иде, бер елны “Форпост” лагеренда ял иттем. Киләчәктә мин армиягә барачакмын. Илнең тынычлыгын саклаучы буласың килә икән, үзеңне якларга өйрәнергә кирәк”, — ди Руслан. Чыннан да, мондый әзерлекне узганнар армиянең нәрсә икәнлеген күзаллый инде. Соңгы елларда Россия армиясенә карата бары яхшы фикерләр генә ишетелә. Ил җитәкчеләре дә, хәрби комиссариатларда да армия тормышының яхшыруы турында тәкрарлый. Хезмәт итеп кайткан егетләр дә әйтә бу турыда. Әти–әниләренең яннарына барып, яшәешләрен күреп кайту мөмкинлеге дә бар.
—Хәрби җыенда катнашкан егетләр канәгать, авырып яки качып кайтып китүчеләр булмады, — ди ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. — Укытучылар да әзерлекле, бел-гәннәрен балаларга өйрәтә. Без “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Баһаветдинов белән көн саен аларның белем дәрәҗәсен тикшереп тордык. Укучыларны тиешенчә киендереп, әзерләгәннәре өчен районның мәгариф идарәсенә рәхмәт. Утлы корал тотарга өйрәнү дәресләрен уздырырга ярдәм иткән районның эчке эшләр бүлегенә дә бары рәхмәт сүзләре генә җиткерәбез.
Кулга корал алып ата белү зур төгәллек, тырышлык таләп итә. Ату дәрес-ләренә кергәнче егетләр коралны сүтеп–җыярга өйрәнгән инде. Алмаз Борһанов әйтүенчә, ату дәресләре егетләргә төзәп атарга өйрәнүдән тыш, мылтыкның җилкәләргә ничек тәэсир итүен дә сиземләүләре, киләчәктә югалып калмаулары өчен кирәк. Ату дәресләре хәрби җыеннарда СССР заманында булса да, соңгы берничә дистә еллар элек бетерелгән булган. 2009 елдан Алмаз Борһанов инициативасы белән яңадан торгызылган.
...Тау битләре буйлап үләннәрнең башыннан сыйпап җил йөгерә. Шул мизгелдә җиһанны гөрселдәтеп ату тавышы яңгырады. Һәм күңелгә шом күләгәсен сызып үтте. Я, Раббым, илләр генә тыныч була күрсен! Ярый әле бу уен, өйрәнү генә. Гел шулай гына була күрсен һәм бу егетләр дә, киләчәк буын да сугышлар күрмичә, тыныч илләрдә яшәсен, тыныч илебезнең иминлеген генә сакларга язсын иде.
Розалия ЗИННӘТОВА
P.S. Җыен берәр генә егетнең күңелендә булса да хәрби буласы килү теләген тудырмый калмагандыр. Әнә шундый хыялланучыларга чик сакчылары булырга уку өчен хәрби уку йортларының ишекләре ачык. Җыенга килгән ФСБ вәкиле егетләргә бу турыда аңлатып, укырга чакырып калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International