Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ай–яй–яй, татар кызлары матур
2014 елның 30 мае, җомга
Ай–яй–яй, татар кызлары матур
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән “Озын толымлы татар кызы” бәйгесе үткәрелде. Анда Арча, Әтнә, Кукмара, Яр Чаллы уку йортларында белем алучы татар кызлары катнашты. Жюри составында Бөтендөнья татар хатын–кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Арча район хатын–кызлар советы җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да бар иде.
—Мондый бәйгене без киләчәктә ел да уздыруны планлаштырабыз. Бүгенгесе—беренчесе һәм уңышлы булсын,—диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова.
Кызлар беренче булып үзләре белән таныштырып үтте. Әле башланып кына килгән тормышларының матур мизгелләрен шигырь юлларына да салганнар, театральләштерелгән күренеш тә тәкъдим иттеләр, җырлау осталыкларын да күрсәттеләр. Бүгенге яшьләрнең ни дәрәҗәдә сәләтле булуына сокланып утырдым.
“Уңган, юмарт та син, гүзәл, тыйнак та син, Җир -ананың үзе шикелле, татар кызы, милләтемнең тапталмас бер көзгесе”, кебек матур сүзләрне татар кызларына багышлап күп яудырды алып баручылар. Белемле дә микән соң алар? Бәйгедә кызларның белемнәрен тикшерү турында да онытмаганнар. Аларның татар халык җырларын, бәйрәм өстәлләрен бизәүче милли ризыкларыбызны, туган җиребезне, тарихи мирасыбызны, мәкальләрне ничек белүләре сорау–җаваплар аша барланды.
—Хатын–кыз ул—һәрьяктан булган. Сылу да, назлы да, акыллы да, тырыш та,—диде Надия Мифтахетдинова.
Чыннан да, аның кулыннан килмәгән эш юк. Ир дә көйли, балалар да бага, тәмле ризыклар да пешерә, эшенә дә барырга өлгерә. Бәйгедә дә аларны төрле яктан сынадылар. Чәчтараш та булдылар, өйдә пешереп алып килгән ризыкларын да тәкъдим иттеләр. Чәкчәк, тавык ите белән борай бәлеше, гөбәдия, урама, камырга төреп, эченә алма, җимеш тутырып пешерелгән каз—бар да өстәл түрендә урын алды. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Кызларга да кагыла икән бу. Болардан тыш, бәйгедә катнашучылар кул эш-ләрен дә жюри хөкеменә тапшырды, җырлап, биеп тә күрсәтте
“Озын толымлы татар кызы” бәйгесендә беренче урынны эчтәлекле, матур чыгышлары өчен һәрьяктан килгән иң озын толымлы Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенткасы Айсылу Әхмәдуллина яулады. Кадрия Идрисова аның башына әлеге бәйгенең символы булачак һәм ел да җиңүче озын толымлы татар кызына күчеп барачак ак калфак кидерде. Арча педагогика көллиятеннән Рисәлә Әхмәтханова – икенче, Яр Чаллы төзелеш көллиятеннән Нәзирә Кашапова өченче булды. Арча агросәнәгать көллиятеннән Розалия Газыймова белән социаль-белем бирү академиясенең Арча филиалыннан Илүзә Минһаҗетдинова дүртенче урынны бүлештеләр.
—Озын толым—татар кызының бизәге. Булдыклы татар кызлары гына озын толым үстерә, карап йөртә ала,—диде Кадрия Идрисова һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Кызларны бәйгегә әзерләп килгән укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз