Аларда яңгыр көн дә ява

2014 елның 30 мае, җомга
Аларда яңгыр көн дә ява
Бездәге туфрак өчен атна саен яңгыр яуса да ярап торасы. Әле менә соңгы вакытта нинди яхшы яуган урыннарда да комга сеңгән су кебек.
— Туфрак артык җылынган иде бит, — ди “Ак барс” агрокомплексы” баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев. — Шуңа күрә парга очу да көчле.
28 майда хуҗалыклардагы сугару агрегатларының әзерлеген кабул итү булды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 100 гектардагы бәрәңгене сугарып үстерәләр. Бәрәңге тишелеп чыкканчы аңа су сибүнең кирәге юк. Әмма агрегатлар аңарчы да тик тормаячак, янәшәдәге күпьеллык үлән басуларын сугара торачак.
— Быел дүртенче сезонымны башлыйм, — ди оператор Илшат Миңгалиев.
Узган гасырның сиксәненче елларында һәр хуҗалыкта сибәләр иде суны. Күп урында буалар буып та торасы юк, табигый сулыкларыбыз җитәрлек. Югарыдан таләп бит катгый иде, чөнки коры килгән җәйләр ул елларда да булды. Бер колхоз рәисен, юньләп су сипмисең дип, эшеннән дә алдылар.
Әмма бу юлы да илнең элекке җитәкчеләренең берсе әйткәнчә килеп чыкты. “Әйбәтрәк булсын иде дип теләгән идек, ә һәрвакыттагыча килеп чыкты”, — дигән иде ул. Яңгырлы җәйләр башлануга сугарулар онытылды, кыйммәтле җиһазлар, торбалар, капка, койма баганаларына һ.б. әверелде.
— Сугаруның файдасы бик зур, — ди “Игенче” ширкәтенең баш агрономы Марат Вахитов. — Узган елгы корылыкта да чөгендернең гектарыннан 640 центнер уңыш алдык. Кукуруз да яхшы үсте.
Быел да чөгендер белән кукурузны сугаралар. Тәҗрибәле белгеч Таһир Лотфуллин җитәкчелегендә операторлар Айрат Әсәдуллин, Фердинат Әһлиуллин, Гадел Фәттахов, Рөстәм Мифтахов үз эшләрен җаваплылык белән башкаралар.
Су сибүнең файдасы “Кырлай” ширкәте мисалында бик ачык күренә. Аларда бәрәңге гектардан 400 центнердан артык уңыш бирә. Быел 650 гектар чамасы бәрәңге, 80 гектар яшелчә үстерәчәкләр. Иске Кырлайда яңа буа ясыйлар, монысы өченче буа инде. Табигать тә байый, кошлар, җәнлекләр рәхәтләнә, бала–чага су коена. Казаклар авылы буасы буенда гаиләләре белән ял итеп, балык тотып утыручыларны күрдек.
Яңа Кенәрдәге “Сигнал” ширкәтендә дә табигатьтән рәхимлекләр көтеп утырмыйлар, кәбестә, кишер, чөгендергә су сиптерәләр. “Пионер” ширкәтендә сугарулы җирләрдә күпьеллык үлән, “Сафия–1” шир-кәтендә бәрәңге үсә.
Быел хуҗалыкларда азык запасы бетте. Җәйнең ничек киләсен берәү дә белми. Белгечләр корылык ихтималын күздә тотып көнбагыш, кукуруз, рапс, суданка кебек чыдам культураларны күбрәк чәчәргә киңәш итә. Билгеле инде, азык әзерләү техникасы, сенаж чокырлары, азык туплау урыннары әзерләнгән булырга тиеш.
Сабантуйларга кадәр һәр хуҗалыкта чәчүлекләрне кабул итүне оештырырга, механизаторлар хезмәтен тиешенчә бәяләргә.
Буалар табигатьне баета дип әйткән идек. Ә менә чүп ташлау урыннары бик авыр тәэсир калдыра, җил чүп–чарны басуларга тарата.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International