Алданмагыз

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Алданмагыз
Арчада яшәүче 21 яшьлек Р.М.Хисаметдинов, алдау юлы белән икенче берәүгә зыян китергәне өчен, район суды тарафыннан шартлы срокка 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде.
2013 елның мартында Р.Хисаметдинов Интернет аша ялган анкета мәгълүматлары (Зиннәтуллин Илнар Илдарович, туган вакыты 09.08.1990 ел, Арчаның Ершов урамы 22нче йортында яшәүче) тәкъдим итеп, “Билайн” кәрәзле компаниясенең абонент номеры “+79600-303-202” белән сим-карта ала. Әлеге абонент номеры белән ул ялганлап акча үзләштерергә уйлый. “Контактта” социаль челтәрендә “Моторазборка” төркемендә ул Көньяк Сахалинда яшәүче берәү биргән “Сузуки” мотоциклы өчен двигатель сатып алу турындагы белдерүгә тап була. Р.Хисаметдинов үз компьютерында ялган исемгә (Владивостокта яшәүче 1988 елның 9 июнендә туган Теплышов Андрей Юрьевич) почта әрҗәсе ача.
Интернет аша ялган документлар булдырып, Көньяк Сахалинда яшәүчегә поч-та аша “двигатель” сата. Шулай итеп, ул 19 мең сум акча үзләштерә. Алданганын аңлаган Көньяк Сахалин кешесе үзләрендәге эчке эшләр бүлегенә гариза яза. Уяу полиция хезмәткәрләре алдакчының Арча районыннан икәнен ачыклый.
Эш безгә килеп керде. Без Р.М. Хисаметдиновның эзенә төштек. Бу аның бер генә алдау очрагы булырга охшамаган.
Тормышта алдану очраклары гел булып тора. Халыкка шуны әйтәсе килә: товарны кулыгызга алмыйча бервакытта да билгесезлеккә акча күчермәгез.
Рамил ХӘЙРУЛЛИН өлкән тикшерүче,
юстиция майоры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International