Көллияттә соңгы кыңгырау

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Көллияттә соңгы кыңгырау
30 майда Арча педагогика көллиятендә студентларны соңгы дәрескә дәшеп соңгы кыңгырау чыңлады. Биредә ул үзенчәлекле дә, чөнки көллиятне тәмамлаучылар имтиханнарны тапшырганнан соң кулларына аттестат түгел, ә укытучы һөнәрен үзләштерүе турында диплом ала. Моннан соң күпчелеге өчен беренче сентябрьдә инде укытучы буларак дәрескә дәшеп беренче кыңгырау чыңлаячак.
—Быел барлыгы 80 студент көллиятне тәмамлый. Алда сезне чыгарылыш имтиханнары көтә. Уңышлар телим. Киләчәктә дә Арча педагогика көллияте студентлары булуыгыз белән горурланып яшәргә язсын,—диде көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова.
Чыгарылыш төркем студентларын котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина да килгән иде. Ул да яңа тормыш юлына аяк басучы булачак укытучыларга иң матур теләкләрен җиткерде.
—Сез булачак укытучылар, димәк, балаларга белем бирәсез, аларны тормышка өйрәтәсез. Кем белә, бәлкем, данлыклы эшчеләр, табиблар, хәтта президентлар сезнең укучыларыгыз арасыннан чыгар,—диде ул.
Ул көн чыгарылыш төркем сту-дентлары өчен берсеннән-берсе матур теләкләргә, белем биргән укытучылар өчен рәхмәт сүзләренә, чәчәк бәйләмнәренә бай булды. Хәерле сәгатьтә, бүгенге студентлар, булачак укытучылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International