Арчада кино төшерәләр

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Арчада кино төшерәләр
“Елый икән, елый ирләр дә” мелодрамасы буенча нәфис фильм эшләнә башлады. Аны “Креативные разработки” фирмасы белән берлектә “Арча” телерадиокомпаниясе төшерә. Режиссеры Рафис Сәлахетдинов, сценарий авторы Гөлсинә Зәкиева, директоры Альберт Шакиров, әйдәп баручы оператор Илшат Рәхимбай, беренче һәм икенче оператор Ильвир Тимашев, Раушан Нәбиуллин, тавыш режиссерлары Алина Прокофьева һәм Ильяс Гаффаров. Рольләрдә—халык театрларының “Идел–Йорт” төбәкара бәйгесе Гран–при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары Рамил Мөхетдинов, Лилия Баһавиева, Айгөл Галәветдинова Харис Сафин, Резеда Гарифуллина, Илдус Хәбибуллин, Гөлсинә Зәкиева, Резеда Нуриева, Марат Хәйруллин, Ленар Заһидуллин, Гүзәл Шакирова, Раяз Сәлахетдинов. Тиздән зәңгәр экраннарда шундый исемдәге нәфис фильмны да күрү насыйп булыр, дип ышанабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International