2 июньдә район хакимиятендәге иртәнге киңәшмәдә

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
2 июньдә район хакимиятендәге иртәнге киңәшмәдә Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча бурычлар билгеләнде. Күпкатлы йортларны, ныклап төзекләндерелүче мәктәпләрне тиешле срокларда сыйфатлы итеп тапшыру, Арча шәһәренең көнбатыш өлешендә урнашкан мәчет территориясен төзекләндерү эш-ләре каралды.
Шулай ук тирә–юньне, шәһәр, авыл җирлекләре территорияләрен чиста, тәртиптә тоту, төзекләндерү эшләрен дәвам итү буенча бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы А.Ә.Назиров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International