Хәрәкәт чикләнә

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Хәрәкәт чикләнә
“Сабантуй” милли бәйрәмен үткәрү чорында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында.
Россия Федерациясенең 2007 елның 8 ноябрендәге “Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында”гы 257 номерлы Федераль закон нигезендә, “Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү вакытында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм граҗданнарны бәрдерүне булдырмау максатларында Арча шәһәр башкарма комитеты карар бирә:
1. 2014 елның 7 июнендә 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда автотранспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләргә:
— Интернационал—Беренче Май урамнары чатында (Беренче Май урамы буенча Интернационал урамы ягыннан);
— Интернационал—Сызгановлар урамнары чатында (Сызгановлар урамы буенча Интернационал урамы ягыннан);
— Беренче Май—Вахитов урамнары чаты янында (Беренче Май урамында уң якта “Хәрәкәт тыела” дигән 3.2 юл билгесе куярга).
2. Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсенә әлеге юл участокларында хәрәкәт куркынычсызлыгына контроль булдыруны тәкъдим итәргә.
Әлеге карар аны игълан иткән вакыттан көченә керә.
Р.Р. ИСМӘГЫЙЛЕВ, Арча шәһәр башкарма
комитеты җитәкчесе
23 май 2014 ел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International