Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хәл борчылырлык
2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Хәл борчылырлык
30 майда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә җәйге чорда районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы мәсьәлә каралды.
Район прокуроры Ринат Ситдыйков янгын күзәтчелеге органнары, муниципаль берәмлекләр башлыклары алдына конкрет бурычлар куйды. Ул янгыннар мәсьәләсендә хәлнең җитди булуын искәртте, соң-гы вакытта гына 5 йорт янды, кеше һәлак булды. Тиз арада һәр йортта булырга, һәр авылда су белән тәэмин ителешне тикшереп чыгарга. Таләпләрне үтәмәү гамьсезлек дип бәяләнәчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә элеккеге традицияләрне яңартырга чакырды. Һәр кеше янгын була калганда нинди корал алып киләсен белә иде. Бездә үзәктән су белән тәэмин ителмәгән авыллар да бар. Аларда су запаслары булдырырга.
107 номерлы янгын часте җитәкчесе Данис Сибгатуллин, Арча муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Сафин үз хезмәтләре башкарган эшләр, планнары белән таныштырдылар.
Быел 5 айда районда 15 янгын булды, аларда 3 кешенең гомере өзелде. Әлеге саннар 2013 ел белән чагыштырганда арту ягында.
Янгыннарны сүндерүдә ирекле янгын оешмалары зур ярдәм күрсәтә. “Арча элеваторы”, “Арскнефтепродукт” акционерлык җәмгыятьләре, “Водоканал–Сервис”, “Курса МТСы”, “Северный”, “Ватан”, “Мәрҗани”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрен уңай яктан әйтеп була. Көтек авылында Дамир Шакирҗанов үз көче белән янгын сүндерү машинасы тота.
Сеҗе, Апаз, Иске Чүриле, Шушмабаш, Яңа Кенәр, Утар Аты, Иске Кырлай авыл җирлекләре халык арасында нәтиҗәле эш алып бара.
Әлеге көн тәртибе буенча шулай ук район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, район буенча эчке эшләр бүлеге җи-тәкчесе урынбасары Илшат Хәйретдинов чыгыш ясадылар.
Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Камил Гомәров җирле үзидарә органнарының хуҗасыз һәм ташландык йортларны юк итү буенча эшчәнлеге, дини учреждениеләрнең җир участокларын ызанлау һәм теркәүнең торышы турында сөйләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин экология икеайлыгында башкарылган эшләргә тукталды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина киңәшмәдә тикшерелгән мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз