Иң матуры — Урта Курсада!

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Иң матуры — Урта Курсада!
Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, диләр. Моннан берничә ел элек кенә Урта Курса авылында шундый мәһабәт мәчет калкып чыгар дип кем уйлаган?
— Мәчет салырга дигән фикерне бик озак уйлап йөрдем, — дип сөйләде Вәдүт Вафин. — Башта туган авылым Түбән Курсада кечерәк кенә бер мәчет салырга дип тә исәпләгән идем. Шуннан өч Курсада да мәчет юклыгын искә алып, менә шушы урынга тукталдык. Өйдәгеләр дә мине дөрес аңлады, иптәшләр дуска әверелде, кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, һәркайда булышырга әзер кешеләр очраттым. Авылдашларны, якташларны ислам юлына, бәхет юлына кертәсе килү теләге этәрде мине бу адымга. Олы юлдан үтүчеләр өчен дә бик уңайлы урында мәчет.
Узган ел район Сабантуенда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Вәдүт Минсадыйк улына Арча районының шәрәфле гражданины дигән исем бирелү турында таныклык тапшырган иде. Быел майның соңгы көнендә Урта Курса мәчетен ачу тантанасында да район башлыгы бу олы йөрәкле кеше турында аеруча җылылык белән сөйләде.
— Бүген барыбыз өчен дә шатлыклы көн, — диде ул. — Әлеге мәһабәт мәчетнең манарасын күрүгә күңелгә рәхәт булып китә. Бөек Курсавины, күп кенә атаклы шәхесләрне биргән җирлектә шундый вакыйга үтү икеләтә истәлекле. Бүген монда күпме кеше катнаша, ерак–ераклардан, Казан шәһәреннән күренекле шәхесләр кайткан. Болар өчен төп сәбәпчесе булган Вәдүт Минсадыйк улына зур рәхмәтемне белдерәм!
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина шушы җирлеккә кергән авыллардагы матур үзгәрешләр турында сөйләде. Узган ел өч Курсаны асфальт юл тоташтырды. Соңгы елларда 28 йорт төзелде. Урта Курса мәктәбе быел ныклап төзекләндергәннән соң яңарыш кичерә. Инде менә дүртенче мәчет сафка басты. Аны якташыбыз Вәдүт Вафин төзетте. Бу мәрхәмәтле кеше зиратны төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Ул Казан шәһәрендә ширкәт җитәкчесе булып эшли, хатыны Илмира белән дүрт егет үстерделәр.
Тантананы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт үзенә генә хас осталык белән алып барды. Ул Арча районын Алмас Назиров җитәкләгән елларда бик күп төзелешләр алып барылуын, шул исәптән иң күп мәчетләр Арчада төзелүен әйтергә җай тапты.
— Арчаны үтеп киткәндә абайламый да каласың— нәрсә дә булса калкып чыккан була. Мондый тизлектәге төзелешләр бары тик сездә генә, — диде ул.
Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фәрит Мифтахов, Ислам Әхмәтҗанов һ.б. әлеге вакыйганың зур әһәмияткә ия булуы, мәчетнең озак еллар халыкка хезмәт итәчәге турында әйттеләр.
— 4300 татар авылында мәчет бар, иң матуры — Урта Курсада! — диде Ринат Закиров.
— Таштан салып калдырылган һәйкәл бу! — диде Ислам Әхмәтҗанов.
Тантана ахырында ислам дөньясында дини реформаларга нигез салучы дин әһеле һәм мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави турындагы яңа китапны тәкъдир итү булды.
Яңа мәчеттә беренче намаз укылды, авыллар өстендә азан яңгырады.
Кунаклар ныклап төзекләндерелгән Урта Курса мәктәбендә булдылар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International