Яңгыр теләп, печән әзерлибез

2014 елның 6 июне, җомга
Яңгыр теләп, печән әзерлибез
3 июньдә хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, инженерлар, авыл җирлекләре башлыклары муниципаль район башлыгы Алмас Назиров җитәкчелегендә чәчүлекләрне кабул итү, терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар–киңәшмәдә катнашты.
—Бабаларыбыздан калган матур традиция буенча без ел да менә шулай җыелып басулар буйлап үтәбез, кемнең нинди хезмәт куйганына бәя бирәбез, — диде Алмас Әминович.
Автобуслар беренче тукталышны “Игенче” ширкәте басуында ясады.
— Күргәнегезчә, һава торышы без көткәнчә түгел, туфракта дым запасы кими бара, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Ярый әле бездә әйбәт яңгырлар явып үтте. Иң күбе Әгерҗе районында яуган, аннан соң — Арчада. Әмма эссе һава үсемлекләргә тискәре тәэсир ясый. Хәзер мөмкин булган юллар белән аларга ярдәм оештырырга кирәк.
Мондый ярдәмне “Игенче” ширкәтендә оештыра беләләр. Төрле препаратлар кушылмасыннан измә ясап, аны иген кырларына сиптерәләр. Ширкәтнең баш агрономы Марат Вахитов эш тәртибе, кыяктан тукландыруның өстенлеге турында сөйләде. Ширкәт җитәкчесе Илнар Гайнетдинов чәчүлекләрне тәрбияләү, азык әзерләү буенча планнар, терлекчелектә эшләрнең торышы белән таныштырды.
Ширкәттә көзге бодайны зур мәйданнарда игәләр, коры килгән елларда да яхшы уңыш алалар. Соңгы елларда шепкән (рапс кебек майлы культура) үзен уңай яктан күрсәтте, хәзердән ул шау чәчәктә утыра, үзкыйммәте 4 сум 50 тиен, 20 сумнан саталар.
Быел Кушлавыч, Орнашбаш җирләрендә яңа инвестор эшли башлады. Басулар бик әйбәт эшкәртелгән, уңай үзгәрешләр күз алдында. Элек–электән иң тырыш механизаторлары белән дан тоткан яклар бу.
Элеккеге “Байрак” хуҗалыгы җирләрен быел “Арча”, “Татарстан”, “Северный”, “Акчишмә”, “Мәр-җани” ширкәтләренә бүлеп бирделәр. Алар һәркайсы тырышкан, ничә еллар юньләп эшкәртелмәгән басуларга ямь кергән.
“Северный” ширкәте территориясенә килеп керүгә күңелдә аерым рәхәтлек туа. Юл буйлары тәртиптә, чайкалып утырган арыш, яшел хәтфә кебек сабан басуларына карап күзләр ял итә.
“Ватан” ширкәтендә дә технология югары, басулары чиста, борчаклары бик матур.
— Баш агроном Рәис Рамазанов 1981 елдан бирле шушы хезмәтендә, аңа иҗади эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Рүзәл Мортазин “Мәрҗани” ширкәте баш агрономы Фәнис Га-ләветдиновны да шундый оста белгеч дип мактап алды. Үз алымнарын кулланып эшли, орлыкчылыкка зур игътибар бирә.
“Кырлай” ширкәтендә сугарулы бәрәңге басуларына сокланып үттек. Иске Кырлайда яңа буа төзелеше бара.
Бик матур борчак басуына килеп чыккач: “Бу кемнеке икән?” — дигән сорау туды.
— Безнең басу бу! — диде “Арча” ширкәте җитәкчесе Илшат Әшрафҗанов. — Килосын 25 сумнан барысы 6 млн. сумнан артык бәягә орлык алдык. “Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховка рәхмәт, орлык белән бик булышты.
“Курса МТСы” ширкәтендә печән әзерлиләр. Семинарда күрсәтү өчен генә түгел бу. Әлеге хуҗалыкта печән әзерли беләләр.
— Бөтен җирдә Сабантуй үткән көннәрдә дә аларда печән әзерләү тукталмый, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Күп хуҗалыкларда моңа игътибар җитми, гомумән, яшел, хуш исле печән әзерли белмибез.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте районда күп яклары белән аерылып торган хуҗалык инде ул. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә иң югары технология буенча эшлиләр. Үзләренең сорт сынау участокларына кадәр бар. 16 млн. сумлык орлык, шуның кадәр бәрәңге сатканнар. Бар да тәртиптә, һәр нәрсә үз урынында. Бер басудагы үләнне чабып рулоннарга төреп тә куйганнар. Үләннәрнең дә ниндиләре генә юк — люцерна, тукранбаш, кындырак, судан үләне, вика һ.б.
— Витаминлы үләннәр дә әзерләп куйдык инде, — ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. — Бу эштә бар кеше катнаша.
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина җирлеккә кергән 15 авылда социаль–көнкүреш мәсьәләләренең ничек хәл ителүе турында сөйләде. Ширкәт җитәкчелеге белән уртак тел табып эшлиләр, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәләр.
Россия авыл хужалыгы үзәге филиалы агрономы Әхмәт Хәкимжанов, ветеринария лабораториясе белгече Лилия Халикова үсемлекләрне корткычлардан саклау юлларын, дару үләннәрен әзерләү тәртибен аңлаттылар.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров семинарның әйбәт оештырылуын билгеләп үтте.
— Күп нәрсә чагыштырганда күренә, — диде ул. — Иң беренче итеп язгы кыр эшләренең һәр хуҗалыкта тырышлык белән башкарылып чыгуын әйтергә кирәк. Бик яхшы эшләгән хуҗалыклар, уртачалары, уртачадан түбәнрәкләре бар. Моның шулай икәнлеге бүген басуларда ачык күренә.
Район башлыгы иң яхшылар исемлеге башында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте торуын билгеләп үтте. Ул бүгенге көндә алда торган иң мөһим бурычларга тукталды. Шуларның аеруча җаваплысы— терлек азыгы әзерләү. Иң күп терлеге булган районга азык та мул кирәк.
Шулай ук авылларны, территорияләрне тәртиптә тоту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршыларга әзерләнү, Сабантуйларны имин үткәреп җибәрү шарт.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International