Вакытында комиссия үтегез

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Вакытында комиссия үтегез
Әңгәмәдәшебез — район психолог–медик–педагогик комиссия җитәкчесе, район мәгариф идарәсе методисты Рауза Яхина.
— Рауза Гарәпшевна, җәй башланып кына килсә дә, яңа уку елы бик тиз килеп җитә. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кайда, нинди шартларда белем һәм тәрбия алулары турында алдан кайгырту әһәмиятле.
— 2014 елның 1 гыйнварыннан мөмкинлеге чикләнгән һәр бала районда психологик–медик–педагогик комиссия аша үтә. Моңарчы Казанга медик–социаль экспертиза бюросына район табиблары юлламасы белән генә баралар иде. Ә хәзер өстәмә документ — безнең комиссия нәтиҗәсе дә кирәк.
— Бу нинди максаттан оештырылды?
—Районда комиссия үткәндә һәр баланың диагностик тикшерү аша аң һәм белем үзләштерү дәрәҗәсе билгеләнә. Шушы нәтиҗә нигезендә балаларны гомуми белем мәктәбенә яки махсус мәктәпкә, мәктәпкәчә яшьтәгеләрне гомуми бакчаларга яки махсус бакчаларга урнаштыру мәсьәләсе карала. Комиссия нәтиҗәсе үтәлешен игътибар үзәгендә тотачакбыз.
— Комиссия җәйге айларда да эшлиме?
— 1 июльдән 15 августка кадәр комиссиянең эшләве чикле. Инвалидлык алу максатыннан медик–социаль экспертиза бюросына бару өчен билгеләнгән вакыттан 15 көн алдан безнең район комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуңа күрә җәйге айларда медик–социаль экспертиза үтү вакыты җитүчеләрнең 15 июньгә кадәр район мәгариф идарәсенә килүләре сорала.
— Комиссия составында нинди белгечләр эшли?
— Мәгариф, сәламәтлек, социаль яклау учреждениеләре белән берлектә эшне алып барабыз. Комиссиядә табиб–психиатр, педиатр, логопед, психолог, укытучы–дефектолог, педагоглар эшли һәм нәтиҗә ясый.
—Комиссия үтү өчен ата–ананың ризалыгы кирәкме?
— Комиссия үтү өчен ата–ана кирәкле документларны җыя. Бала ата–ананың язмача гаризасы яки ата–ананың язмача ризалыгы белән тиешле учреждениенең юлламасы буенча комиссия үтә. Ата–аналар бала комиссия үткәндә катнаша һәм нәтиҗә турында фикерләшә ала. Комиссия нәтиҗәсе баланы укыту һәм тәрбияләү буенча тиешле шартлар тудыру өчен нигез булып тора.
— Әти–әниләргә теләкләрегез.
— Һәр ата–ана баласының сәламәтлегенә, укыту, тәрбия мәсьәләләренә игътибарлы булсын иде. Вакытында медицина, педагогик, социаль тикшерүе үтәргә кирәк. Һәр баланың мөмкин-лекләре буенча тиешле бакча, мәктәпләрдә белем һәм тәрбия алуы зур әһәмияткә ия.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International