Игелекле кешеләр күп

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Игелекле кешеләр күп
Түземсезлек белән көтеп алган район Сабантуе матур гына үтеп китте. Мондый зур бәйрәмне уздыру ансат эш түгел, ул, әлбәттә, оештыру мәшәкатьләре белән бергә, зур чыгымнар да таләп итә.
Милли бәйрәмебезнең халкыбызның мәдәниятен, гореф–гадәтләрен, изге йолаларын саклап калудагы әһәмиятен аңлап, аны оештыруга зур өлеш керткән “Арча” ширкәте, “АСПК”, “Арскнефтепродукт” акционерлык җәмгыятьләре, “Волна”, “Касыйм”, “Вамин–Мәрҗани”, “Сервис–агро”, “Мобильные телесистемы” ширкәтләре җитәкчеләренә зур рәхмәт.
Сабантуйны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләрнең барысын да газета битләрендә санап бетерү мөмкин булмау сәбәпле, көчләреннән килгәнчә өлеш керткән барлык иганәчеләргә: төзелеш оешмаларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга, шәхси эшмәкәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Без бергәләп искиткеч матур бәйрәм ясадык. Иң мөһиме шул.
Шул ук вакытта әлеге изге эштән читтә калучылар барлыгын да әйтми калу мөмкин түгел. Ләкин аларның тискәре карашы бәйрәм рухын боза алмады.
Эльмира ХӘСТИЕВА,
район башкарма комитеты җитәкчесенең
беренче урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International