9 июньдә иртәнге киңәшмәдә

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
9 июньдә иртәнге киңәшмәдә узган Сабантуй бәйрәменә нәтиҗәләр ясалды. Алда торган төп эшләрнең берсе — терлекләр өчен тиешле күләмдә азык запасы, дару үләннәре туплау мәсьәләләре каралды. Бу эштә хуҗалыкларга ярдәмгә оешмаларны беркетү буенча бурычлар билгеләнде.
11 июньдә Пөшәңгәр авылында күпфункцияле үзәк ачылуга, 12 июньдә Яңа Кырлай авылында, 21 июньдә Казан шәһәрендә узачак Сабантуй бәйрәмнәренә хәзерлек эшләре турында сөйләшенде.
Арча шәһәренең көнбатыш өлешендә урнашкан мәчетнең тирә–ягын тәртипкә китерүне төгәлләү, юл кырыйларын, шәһәр, авыл территорияләрен чиста тоту буенча бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы А.Ә.Назиров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International