Балалар рәхәтләнде

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Балалар рәхәтләнде
Сабантуй ул гаилә бәйрәме дә. Күбрәк балалар өчен дисәң дә була. Аларның күңелен күрү, бәйрәмнәрен истә калырлык матур итеп оештыру өчен нинди генә чаралар оештырмаганнар да, нинди генә уеннар әзерләмәгәннәр. Махсус мәйданчыкка кадәр бар.
Анда малайлар һәм кызлар мәш килә. Таганда атынырга, эссе җәй көнендә карлы кышны искә төшереп таудан шуарга, карусельдә әйләнергә һәм тагын бик күп шөгыльләр табарга була. Теләгәннәр төрле кызыклы бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр дә ота ала. Кыскасы, биредә үзенчә бер кече Сабантуй.
Арча балалар бакчалары тәрбиячеләре оештырган уеннарда балалар бик теләп катнашты. Тизлеккә бау чорнау ярышында бирелеп бетеп, мине узып китми микән, дигәндәй иптәшен күзәтеп, ашыга-ашыга таякка бау чорнаучы малайлар һәм кызларны күреп күңел сөенде. Ә инде чүлмәк ватучы нәниләрнең таякны чүлмәккә туры китерергә тырышуларын күзәтү тагын да кызык иде. Болай да кечкенә кулларына зур таяк күтәргән балалар дөмбердәтеп җиргә китереп сугалар да, тизрәк күзләрен бәйләгән яулыкларын алып ташлыйлар. Янәсе, ничек чүлмәк ватканын үз күзләре белән күрәләр. Тегесе аларны котырткандай бөтен булып утырып торса, чын күңелдән борчылалар, ватылса сикерә–сикерә сөенәләр.
Бер урында буялып бетеп нидер буяп азапланган кызчыкны күреп, туктап калдык. Нишли ул? Самолет буйый икән. Арча Укучылар сараена йөрүчеләр шундый бәйге оештырган. Пенопласттан самолет частьлары кискәннәр дә, шуны җыярга кушалар. Балалар тырыша–тырыша, азаплана–азаплана самолет җыя, шуны буйый, бизи. Дөрес, инде җыелган, әзерен алырга да була. Тик оештыручыларның максаты —балаларның үзләрен эшләтү.
Моннан тыш, балаларның төрледән–төрле уеннарда катнашуын күзәтеп тордык. Мәш киләләр, йөгерәләр, егылалар, чырык–чырык көләләр, шатланалар. Менә кемнәр өчен тансык һәм кызык ул бәйрәм. Аларның шат йөзләрен күреп торган әти–әниләрнең дә йөзләрендә елмаю, нур балкый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International