Жырлы–биюле бәйрәм

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Жырлы–биюле бәйрәм
Сабантуй җыр–биюләре, уеннары белән күңелле. Кайсы почмакка барма, гармун тавышы яңгырый, дәртле моң ишетелә. Татар бар җирдә моң да, гармун чыңы да юкка чыкмаячак. Сәхнәне әнә шул моң ияләре камап алган. Кайберләре үзләренең осталыкларын күрсәтә, икенчеләре матур көйләр тыңлый.
Ә талантлар безнең төбәктә бик күп. Дәртле, көчле, яңгыравыклы тавышларын исең китеп тыңлыйсың. Өлкәннәр дә әнә ничек чыгыш ясый. “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле даны республикага барып җитте. Бу юлы да алар кунакларны түгәрәк уен күренеше белән каршы алды. Сәхнә ветераннары Факия Шәрәфетдинова, Зөлфирә Габделбәрова, Гөлнәзирә Тимершәехова, Нурия Мәгъсүмова, баянчы Вилорик Зыятдинов бу юлы да яраткан көйләре белән тамашачыны сөендерде. Аларны башкалар алыштырды. Яшьләр дә бер–бер артлы сәхнәгә күтәрелде.
Ерак түгел генә урнашкан икенче сәхнәне балалар гөрләтте. Менә ул безнең мактауга лаек яшь буын! Шулардан барлыкка килә дә инде сәхнә йолдызлары. Берсеннән–берсе гүзәл, чибәр. Үзләрен шундый матур, иркен тоталар. Киемнәре искиткеч. Арча сәнгать мәктәбе оештырган кечкенә сәхнә янын балалар гына түгел, сабыйлары өчен үзләреннән дә ныграк сөенгән ата–аналар камап алган. Ничек чыгыш ясый безнең яшь талантларыбыз! Сәхнәне дер селкетеп бииләр, рәхәтләнеп җырлыйлар. Мәдинә Галәветдинова, Адилә Ситдыйкова, Адилә Галимшина, Адилә Галиәхмәтова, Камилә Сабирова, Алсу Рәхмәтуллина, Гүзәл Закирова, безнең Алинәбезнең нәни кызы Альбина Ясәвиева көчле алкышларга иреште.
Ә мәйданның икенче ягында озак еллардан бирле сәнгать белән дуслыкларын саклап килгән Ринат Гәрәев житәкчелегендәге “ИТР” (Ильдус, три Рината) төркеме фанатларын үз тирәсенә туплаган. Арчада алар чыгышын, гитара тавышын мөкиббән китеп тыңлаучылар күп икән. Кечкенә сәхнәне әйләндереп алганнар.
Мәйдан уртасында да концерт гөрләде. Үзебезнең үзешчәннәрне республика сәх-нәсе йолдызлары алыштырды. Алсу Сөнгатуллина, Чулпан Әхмәтҗанова, Алинә Шәрипҗанова, Равил Харисов, Вәис Бәйрәмов кебек сәнгать осталары, “Казан” бию төркеме чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.
Уеннарның ниндиләре генә юк! Кеше яратып катнаша бит. Уенны игълан итү белән мәйдан уртасына чаба. Капчык киеп йөгерү бик күңелле күренеш. Аеруча ирләр йөгергәндә көлә–көлә рәхәтләнде халык. Бер якка шәп кенә баралар, кирегә килгәндә кыенрак, ахры, финишка килеп җиткәнче әллә ничә егылалар. Көлмиләр дә, йөзләре шундый җитди, җиңәселәре килә. Кашыкка йомырка салып, көянтә–чиләк күтәреп йөгерү дә ифрат кызык чыга. Хәзер краннан су алып күнектек, иңгә көянтә куеп, өстәвенә, күпмедер араны йөгереп үтү ансат түгел шул. Катык эченнән акча эзләүне генә карагыз әле. Битләре белән катык салынган савытка кереп китәләр. Әтәч тотарга да дөнья кадәр кеше чыкты. Әтәче дә шәп иде. Бик тиз генә бирешергә теләмәде. Капчык сугышында рәхәтләнеп бер–берсен тукмаштылар. Капчык кына, дисәң дә, бәрә торгач, шәп төшәдер ул. Тик уен бит, елаган кеше юк, киресенчә, авып төшеп, тәгәрәп ятсалар да кызык. Безгә биек колгага менүчеләрне күзәтеп торуы да күңелле. Ә менә үзләренә ничек икән? Эсседә селкенеп торган биек, шома колгага үрмәләп кара әле? Арчадан Илфат Әскәров ел да күпме әзерләнә һәм җиңә дә. Быел да Илфат колгага менү буенча беренче булды. Ә авыш колгада йөрүдә Казаннан Альберт Мистиев беренчелекне яулады.
Мәйдан тирәли әйләнеп килик әле. Анда нинди галәмәтләр бар икән? Кеше күп җыелган урынга киттем. Нәни генә боланга арба җигеп, балаларны утыртып йөртәләр икән. Аның матурлыгы! Сабый түгел, үзең кызыгырсың. Ә нәни тарантаска бер утырып әйләнеп килү 250 сум тора. Нишлисең, бала күңелен күрәсең килсә, Сабантуйга кесәгә акчаны күбрәк тутырып төшәсең инде. Чөнки монда вакланып тору юк, бәяләр шәп. Кибеттә 10 сум торган баллы мамыкка кадәр 50 сум. Ә батутта сикерү, арбалеттан, хәтта “пулеметтан” ату, нәни атта, квадрациклларда, поездда йөрү, ату кебек уеннар өчен кимендә 100 сум түләргә кирәк. Бер урында кармакка эленгән кечкенә боҗраны шешә башына эләктермәкче булып азапланалар. Бар да олылар бит әле. Балыкчылардыр инде. Тик шешә муены балык түгел шул. Эләктерүен эләктерәләр, күтәрә алучы гына юк. Күтәрә икән—500 сумлык приз. “Кичә берәү отты. Бүген андыйлар юк әле”,—ди уйнатучысы.
Балалар кызыгырлык уенчыклар, тәм–томнар да бик күп иде. Сәүдә нокталары бер баштан икенче башка кадәр тезелеп киткән. Шунда ук борыннарны кытыклап шашлыгы пешә, адым саен тәмле суы, туңдырмасы сатыла.
Спорт уеннарына да урын түрдән. Гер күтәрү осталары көчләрен сыный. Арчадан Фаил Һадиев, Миләүшә Дружкова, Людмила Никитина, Рөстәм Галимҗанов, Искәндәр Шәехов, Динар Зәйнуллин үз үлчәү категория-ләрендә беренче булды. Кул көрәше осталары да бик күп җыелган иде. Чиканастан Фәнис Мөхәммәтшин, Өчиледән Ильяс Сафиуллин, Арчадан Марат Мөхәммәтшин, Сиринә Зиннәтуллина, Бирәзәбаштан Рамилә Әхмәтҗанова, Мөрәледән Гөлназ Нәбиуллина җиңүгә ирештеләр. Стадионда теннис мәйданчыгы булу бик уңай. Хәзер үзебезнең оста теннисчыларыбыз да бар. Арчадан Ришат Ризванов, Айгөл Хәсәнова шундыйлардан. Аркан тартышуда Зөлфәт Дәүләтбаев, Рифкать Хәмидуллин, Тәлгать Әүхәдиев берәүгә дә җиңәргә мөмкинлек бирмәде. Таяк тартуда Казаннан Илгиз Габбасов барыннан да өстен чыкты. Йөгерешчеләр дә сынатмады. Арчадан Азамат Идиятуллин белән Айзилә Галимуллинага тиңнәр табылмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International