Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Шаулады, гөрләде мәйдан
2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Шаулады, гөрләде мәйдан
Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйлар нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган, тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да фидакарь игенчеләребезнең тире белән үстерелгән һәм үстерелә икмәк.
Быелгы Сабантуйларга кадәр дә район кырларында яңа уңыш язмышы өчен киеренке көрәш барды. Механизаторларыбыз катлаулы шартларда да сынатмады, аларның тырыш хезмәте мактауга лаек. Һәр хуҗалыкның сабан батырына район Сабантуенда иң зур хөрмәт күрсәтелде.
Арча Сабантуеның даны еракларга билгеле. Быел Сабантуй мәйданы тагын да матурланган, бизәлгән, күркәмләнгән. Иртәдән дәртле җырлар яңгырый. Мәйданга килүче халыкны фольклор коллективы, милли киемдәге кызлар, егетләр чәкчәк белән каршылый. Рәттән тезелеп киткән татар, рус, керәшен, мари йортлары районыбыздагы төрле милләтләр-нең дус, тату яшәүләрен чагылдыра. Әлеге милләт вәкилләре һәр кергән кешене ипи–тоз, якты йөз белән каршылый, чәен, сыен, милли ризыгын тәкъдим итә.
— Районыбыз игенчеләре быел да зур мәйданнарда чәчү эшләре башкарды, көнне–төнгә ялгап эшләде, орлыклар матур тишелеш бирде, тилмереп яңгыр көтә, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров район Сабантуен ачканда ясаган чыгышында. — Барыбыз да Раббыбыздан шифалы яңгырлар сорыйк, хезмәтебез бәрәкәтле булып, исән–сау җыеп алырга, аның игелеген күрергә язсын.
Узган елгы сабан батыры Раил Рәхимов белән Сабантуйның абсолют батыры Радил Шаһисламов 2014 елның Сабантуй флагын күтәрәләр.
Сабантуйның хөрмәтле кунаклары мәйдан уртасына чакырыла. Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкиле, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.
Кунаклар традиция буенча колгага чигүле сөлгеләр бәйләде.
Мәйданга бизәлгән җигүле атлар керә. Искиткеч, күңелләрне җилкендерә торган мизгелләр бу. Атлар санының елдан–ел арта баруы да куандыра. Барысы да тырышкан, бертигез, аерып алып әйтүе дә кыен. Җиңүчеләрне билгеләү жюригә дә ансат булмады. “Ватан” ширкәтеннән Риназ Зәйнуллин, “Арча” ширкәтеннән Таһир Галимуллин, “Татарстан” ширкәтеннән Илшат Юзаев иң яхшылар дип билгеләнде. Башкаларга да ерак юллар үтеп килеп матур мизгелләр бүләк итүләре өчен рәхмәт!
Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, сабан батырларына. Үз хуҗалыкларында җиңүчеләр алар. Араларында район батырлары да бар. “Игенче” ширкәтеннән Илнар Ситтиков быелгы язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешеп, беренче урынны яулады. “Северный” ширкәтеннән Рашат Мәхмүтов — икенче, “Татарстан” ширкәтеннән Габделфәрт Зиатдинов өченче урында. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров аларга Мактау дипломнары, акчалата премияләр тапшырды.
Хуҗалыкларда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән сабан батырлары Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Мәйданда шулай ук үз һөнәрләренең остасы булган авыл хуҗалыгы белгечләрен, гаилә фермалары башлыкларын, узган елгы уракта югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, 2013 елда фидакарьлек күрсәтеп хезмәт иткән терлекчеләр, әле дә тырышып эшләүче ветераннар, хуҗалык җитәкче-ләре, эшмәкәрләрне хөрмәтләде-ләр.
Бөтен районны шаулатып үткән “Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” бәйгесендә җиңүчеләр дә бүләк алды.
2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе исеменнән җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Хәсәншәех мәдәният йортына (директоры Фирдүс Хамматов) теннис өстәле алу өчен сертификат тапшырды.
Узган елгы Сабантуй белән быелгысы арасында районда 414 пар өйләнешкән, 678 бала туган. Ә менә Гүзәл һәм Илнур Әхмәтгалиевларның кызы Азалия узган елгы Сабантуй көнендә дөньяга килгән. Бу гаиләгә район башлыгы истәлекле бүләк тапшырды.
Ә менә Арча шәһәреннән Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар бергә — 50, Иске Кырлайдан Ханна һәм Минсабир Әкбәровлар 65 ел гомер итәләр! Мондый вакыйгаларны билгеләп үтми мөмкинме! Алар да истәлекле бүләк алды.
Арча шәһәрендә яшәүче 94 яшьлек Маһирәҗәб Абдуллинага район башлыгы матур тормыш һәм хезмәт юллары үткән өчен рәхмәт сүзләре әйтеп бүләк тапшырды.
Сабантуйның йөзек кашы — көрәш! Мәйдан уртасына чыгып көч сынашырга теләүчеләр дә, җанатарлар да әнә күпме! Балалар, яшүсмерләрнең милли көрәшне шулай яратуларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Киләчәктә менә дигән батырлар чыгар әле алар арасыннан. Үрнәк алырлык өлкән абыйлары янәшәдә генә. Легендар көрәшче Әхәт Закировны биргән Наласа җирлегенең чишмәләре бүген дә саекмый! Кайсы келәмгә карасаң да, ике көрәшченең берсе шушы авылныкы булыр. Югары Мәтәскә Наласа кебек зур авыл булмаса да, көрәшчеләре әнә күпме!
Район Сабантуеның төп батыры кем буласын шактый озак көтәргә туры килде. Күпләр быел Арча шәһәреннән Илнур Зәйнуллин абсолют батыр калачак, дип фараз итте. Моның өчен аңа үзеннән 55 килограммга җиңелрәк булган Күпербаш егете Илшат Идиятовны алып чөяргә генә кирәк иде. Әмма, кечкенә дә, төш кенә дигәндәй, Илшат тимер бәдәнле булып чыкты, белгән кешеләр быел ул элеккегә караганда да әзерлеклерәк, диләр. Якындагы елларда аны җиңүе җиңел булмастыр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз