Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Шәхси эшмәкәр буласың килсә
2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Шәхси эшмәкәр буласың килсә
Мәшгульлек үзәге төрле программалар буенча эш алып бара. Шуларның берсе — “Халыкның үз–үзен эш белән тәэмин итү” программасы. Ул безнең районда ничек тормышка ашырыла? Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Низамова белән әңгәмәбез шул хакта.
—Әлеге программа турында тулырак аңлатсагыз иде.
—Эшсез булып, Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларга кагыла бу. Әлеге программа кысаларында эшсез гражданин үз эшен ачу өчен 117600 сум күләмендә дәүләт ярдәменнән файдалана ала. Акчаны кире кайтарасы булмый. Бу программа буенча субсидияләр саны (суммасы да) сизелерлек кимеде. 2014 елда Арча районында 12 эшсез кеше үз бизнесын ачып җибәрә ала.
—Районда шушы максат белән субсидия сорап мөрәҗәгать итүчеләр күпме?
—9 кеше бизнес–план белән килде. Күптән түгел Мәшгульлек үзәге каршында эшләп килүче эксперт комиссиясенең утырышы булды. Аның составына район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева, Пенсия фонды идарәсенең бүлек җитәкчесе Марат Рәхмәтуллин, салым инспекторы Римма Хисамиева, авыл хуҗалыгы идарәсенең өлкән белгече Илдар Галәветдинов, эшмәкәрләр союзыннан Андрей Егоров, мин һәм үзәкнең баш хисапчысы керә. Шунда һәрберсенең бизнес–планы җентекләп каралды.
—Җентекләп дигәннән, таләпләр нинди?
—Ул эшнең Арча районы өчен икътисадый яктан файдалы булуы шарт. Аннан халыкка хезмәт күрсәтү, салым кертү күләме дә зур роль уйный. Узган елларда бик күп крестьян–фермер хуҗалыклары һәм шәхси предприятиеләр ачылды. Кайберләре көч–хәл белән бер елны үткәреп җибәрде дә, ябылды. Субсидияне ниндидер төпле максат белән түгел, ә кешедән күрмәкче булып алучылар да очрады. Хәзер моңа юл куелмый. Чөнки мәҗбүри шарт—2 ел ябылмыйча эшләү, югыйсә, акчаны кире кайтарып бирергә туры киләчәк. Бу эшсез тилмергән кеше күтәрелеп китсен, үз урынын тапсын өчен күрелгән чара. Шуңа эшне башлаганчы, яхшылап уйлап бетерергә кирәк. Эксперт комиссия-се әгъзалары да бик таләпчән булды. 9 кешедән 4се генә субсидия алырга лаеклы, дигән карарга килдек.
—Күбрәк нинди максат белән субсидия алырга телиләр?
—Беренче чиратта, чәчтараш ачу. Шундый 3 бизнес–план (Арчада, Наласада, Шушмабашта) тыңланды һәм кабул ителде. Эшләре уңар, дип уйлыйбыз. Бина стеналарын алмаз белән бораулау белгечлеге Арчада юк иде әле. Шуңа бу эш белән шөгыльләнергә теләүчене хупладык. Болардан тыш, мебель җыю, крестьян–фермер хуҗалыклары булдыру, йөк ташу буенча да бизнес–планнар тыңланды. Ел ахырына кадәр киләчәккә план корып, безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек тагын бар әле.
—Субсидия бирелү тәртибе ничегрәк?
—Яклау тапкан әлеге 4 кеше салым инспекциясендә шәхси эшмәкәр булып теркәлергә тиеш. Аннан алар исәбенә акча күчерелә. Алар акчаның ничек тотылуы турында безгә исәп–хисап биреп барырга тиеш.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз