“Җырлыйк әле”дә арчалылар сынатмады

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
“Җырлыйк әле”дә арчалылар сынатмады
Соңгы вакытта арчалылар республика телевидениесен үз итте. Бу атнада “Җырлыйк әле” тапшыруында да Арча төбәгендә яшәүчеләр чыгыш ясады. Анда яшь, урта, өлкән буын үзешчәннәре осталыкларын күрсәтте. Арчадан Расих Галимҗанов, Инсаф Гаптелбәров, Алия Ногманова, Түбән Мәтәскәдән Илзирә Сираҗиева, Урта Пошалымнан Альмира Фатыйхова, Иске Төрнәледән Тәлгать Бәдгыев, Кәчедән Фиргать Сабиров, Орнашбаштан Филсинә Хәсәнова, Мөрәледән Нәзирә Фәйзрахманова, Шушмабаштан Нурия Һадиеваның җырлаулары, Түбән Мәтәскәдән Айбулат Харисовның курайда, Иске Кишеттән Илгиз Мостафинның гармунда уйнавы күңелләргә хуш килде. Җиңүчеләр Расих, Альмира, Инсаф, Илзирә, Нурия, Филсинә хәзер Саба ягы үзешчән артистлары белән көч сынашачак. Якташларыбыз өчен җан атыйк һәм аларга тавыш бирик.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International