Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тырышкан кешегә юл ачык
2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Тырышкан кешегә юл ачык
Район эшмәкәрләренең чираттагы киңәшмәсе булды. Түгәрәк өстәл рухында узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева, Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, районара салым инспекциясенең бүлек мөдире Мөнир Шәйдуллин эшмәкәрләргә кагылышлы иминият взнослары, салымнар, төрле түләүләр өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде.
Гөлназ Ибәтуллина сүзләренчә, быел шәхси эшмәкәрләргә Пенсия фондына түләнә торган иминият взносларының суммасы кимегән. “Ләкин шунысы бар — шәхси эшмәкәр булып теркәлеп эшчәнлекләрен алып бармаучылар да быел взнос түләргә тиеш. Эшмәкәрләр ел саен Пенсия фондына тиешле түләүләрне башкармаса аларның стажы бармый һәм лаеклы яше җиткәч пенсия дә түләнмәячәк. Шәхси эшмәкәрләргә иминият түләүләре белән pfrrt.ru сайтында танышырга була”, — ди ул. Шулай ук өстәмә финанслау программасы белән дә таныштырды. Узган елдан башлап почта тартмаларында Пенсия фонды идарәсеннән килгән зур конвертлар юкка чыкты. Алар хәзер җибәрелми, ә шәхси счетыңда никадәр сумма җыелганлыгын Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсендәге 3нче бүлмәдә, яисә саклык банкына кереп белеп була.
Салымнарга килгәндә, аларны үзвакытында түләү эшмәкәрләрне зур суммадагы штрафлардан һәм башка проблемалардан коткара. Мөнир Шәйдуллин салым инспекциясе сайтында район салым инспекциясеннән алган пароль һәм логин ярдәмендә шәхси кабинет ачып булганлыгы турында әйтте. Күпме бурычың барлыгын шул кабинетка кереп күзәтеп барырга мөмкин. Бу чит илгә чыгучылар өчен уңай ысул, чөнки бурычлыны илдән чыгармыйлар. Кече бизнес белән көн итүче эшмәкәрләр бүгенге көндә квартал саен табышка бердәм салым (ЕНВД), салымнарның гадиләштерелгән системасы (УСН) салымнарын түли. Шәхси эшмәкәрләр иминият түләүләрен, бурычларын ай саен 15еннән дә калдырмыйча түләргә тиеш, юкса, икенче көнне үк пеня санала башлый. Бу хакта канәгатьсезлек белдерүчеләр булды, әйтик, 13е көнне банк аша түләсәләр һәм ул җомга көн булса, ул сумма тиешле җиренә ике–өч көннән генә барып җитә.
“Шундый кыенлыклар килеп чыкмасын өчен Интернет ярдәмендә “Госуслуги” порталы аша түләү уңайлырак булачак”, — дип аңлатты Эльмира Хәстиева. Эшмәкәрләрне проектлар конкурсында катнашырга чакырды.
Киңәшмәнең тагын бер яңалыгы — “Лизинг” компаниясе вәкиле эшмәкәрләргә кулай бәядән берничә елга түләү шарты белән бензин–метан яга торган “ГАЗель” машиналары тәкъдим итте. Бу машиналарны күреп, хәтта йөртеп карау мөмкинлеге дә тудырылганга, эшмәкәрләр үзләрен руль артында да сынап карады. Лизингта катнашу турында төгәл мәгълүматны “Прогресс” эшмәкәрләр союзыннан алырга мөмкин.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз