Төп бурыч — сыйфатлы азык әзерләү

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Төп бурыч — сыйфатлы азык әзерләү
Соңгы вакытта яуган яңгырлар хәлне яхшырта төште, әмма ул һаман да шактый катлаулы булып кала. Узган җомгада Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үткәрелгән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Әлеге киңәшмәне видеоконференция рәвешендә Президент Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Күк йөзен томалап торган болытларга карап бу яңгырлар бар җирдә дә ява кебек иде. Алай түгел икән, Түбән Кама һәм Чүпрәле районнарында яңгырлар бөтенләй булмаган.
— Бездә июньдә 55 мм (айлык норма — 61 мм) яуды, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Сеңдереп, тыныч кына яуды яңгырлар. Җир дымга туенды.
Яңгырлар моннан соң да онытып бетермәсен инде. Әмма бүген төп бурыч — терлек азыгы әзерләү. Хуҗалыкларда узган елдан калган азык запасы бер терлеккә уртача 5 центнер азык берәмлеге чамасы, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Акчишмә” ширкәтләрендә 18,6–8,2 центнер. Азык бөтенләй беткән хуҗалыклар да бар.
Быел, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, 30 мең тонна печән әзерләргә кирәк. Сенажга ихтыяҗ — 127834 тонна.
— Кирәк кадәр азык туплау өчен тулы мөмкинлек бар, — ди М.Сәгыйтьҗанов. — 24731 гектардагы күпьеллык үләннәрне вакытында, сыйфатлы итеп җыеп алырга кирәк. Кыяклы үләннәрдән (алар 8793 гектар) печән әзерләргә, люцерна, тукранбаштан сенаж салырга. Берьеллык үләннәр, азык катнашмалары уңышы да начар булмас.
“Курса МТСы” ширкәте Сабантуйларга кадәр үк 230 тонна печән әзерләде, “Ак барс” агрокомплексы”, “Татарстан” ширкәтләрендә дә бу эшкә игътибар зур. “Татарстан” ширкәтендә 300 тонна сенаж салынды.
Алдагы көннәрдә дә яңгырлар яулагап торачак, диләр. Шуңа күрә мөмкин булган ысулларны куллану, оешканлык күрсәтү шарт. Министр күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыйнап алуны 25 июньгә төгәлләргә кушты. Ашламалар кертеп җибәргәндә икенче каты яхшы үсәчәк.
Белгечләр чабылган үлән тизрәк кипшерсен өчен әйләндергәләп торырга киңәш итә.
Яңгырлардан соң чүп үләннәр дә күтәрелә, бигрәк тә кукуруз, соңрак чәчелгән сабан культуралары басулары чүп астында калырга мөмкин. Агу–химикатларсыз булмый, әмма аларны дөрес кулланырга. Бал кортларына зыян килергә тиеш түгел. Бу мәсьәләдә безнең район умартачылары ел да тавыш күтәрергә мәҗбүр була, агрономнар, төп җаваплылык сезнең өстә.
— Быел арыш тиз өлгерергә мөмкин, — дип искәртә М.Сәгыйтьҗанов. — Комбайннарны вакытында сафка бастыру бик мөһим.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International