Яңа Кырлай Сабантуенда

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Яңа Кырлай Сабантуенда
12 июньдә Яңа Кырлай авылында Сабантуй булды. Мәскәүдән мөхтәрәм кунаклар да кайткан иде. Милли бәйрәмдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекчелек Департаменты җитәкчесе Петр Чекмарев, мелиорация Департаменты директоры Даниил Путятин белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар иде. Район башлыгы Алмас Назиров кунакларны озатып йөрде.
Яңа Кырлай Сабантуе хезмәт алдынгыларын, кыр батырларын хөрмәтләү, җыр-бию, мәзәк сүз, төрле уеннар, көрәш, ат чабышлары белән күңелле үтте. Бәйрәм бик үзенчәлекле иде. Бердән, халык озак көтеп алган яңгырга сөенсә, икенчедән, моңарчы күрелмәгән ат ярышының шаһиты булды. Ат ярышы, чыннан да, безнең өчен яңалык иде.
Старттан барысы 28 ат кузгалды. Атлар әкрен генә, уйнаклап, юртып китте.
Ат чабышын алып баручы Фәрхәт Зыятов:
— Бу без белгән ярыш түгел, — дип аңлатты. — Атлар чабып түгел, юртып кына барачак, алар бүген түземлеккә, чыдамлыкка сынала.
— Атлар барысы 30 км.дан артык араны үтәчәк, — диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов. — 16 км.дан соң малларның пульсы тикшереләчәк. Ул 20 минут эчендә нормага (минутына 56 тибеш) төшәргә тиеш. Әгәр дә пульс нормага төшмәсә, атның физик халәте канәгатьләнерлек булмаса, мал ярышның икенче этабына кертелми. Бу төр ярышта артык кызу да чабарга ярамый.
Мәскәүдән кайткан ветеринария комиссиясе рәисе Ольга Суворова–Смоленская белән сөйләшәбез.
— Мондый ярышлар Россиядә һәм чит илләрдә күптән үткәрелә инде, — дип сөйләде ул. —Ярышка гади эш атлары, ярымчиста, чиста токымлылар бергә кертелә. Төрле авырлыктагы, төрле яшь-тәге җайдаклар катнаша ала.
Өстән яңгыр явып тора. Аяк асты юешләнә бара.
Чиләбедән килгән ярышның баш хөкемдары Денис Чирков-ский белән дә шул турыда сөйләшәбез.
— Бүген атлар ярышы өчен менә дигән һава торышы, —дип шаккатырды ул. — Эссе түгел. Атлар табигать шартларында төрле каршылыклар аша (коры елгалар, сулыклар, таулар һ.б.) сыналырга тиеш.
Мәскәүдән килгән ат спорты Федерациясе белгече Юлия Тропинская фикерләре белән дә кызыксынам.
— Бу төр ярышта атның билгеле бер араны күпме вакытта үтүе һәм ат пульсының никадәр тизрәк нормага кайтуы әһәмиятле. Атка бәя менә шушы ике нәтиҗәдән чыгарыла. Ат ике тапкыр 40ар км һәм ике тапкыр 80шәр км араны үткән очракта гына халыкара ярышларда катнаша ала. Бу ярышлар Россиядә һәм халык-ара мәйданда бик абруйлы.
Бүгенге ярышта безнең районнан “Кырлай” агрофирмасы”ннан өч ат катнашты. Тренер һәм ярышта 9нчы урынны алган “Эксклюзив” атының җайдагы Радик Гарифуллин:
— Мондый ярышларга атларны махсус әзерләргә кирәк, — дип сөйләде. — Тыныч, чыдам атларны сайларга кирәк. Без әле бу ярышның бөтен нечкәлекләрен белеп бетермибез. Иң кыены — дистанцияне үтү түгел, ә ветеринария контролен узу. Әнә, беренче килгән Оренбург атының пульсы 3 минут эчендә нормага төште. Алар әзерлекле, навигатор, сәгать белән. Атның җайдагы ярышта вакытны, атның хәлен, пульсын белеп бара.
— Атларның мондый төр ярышы Татарстанда беренче тапкыр уздырыла, — диде министр Марат Әхмәтов. — Киләчәктә мондый бәйгеләр безнең республикада да абруй казаначак, чөнки ул ат асрау белән кызыксынган һәркемгә ярышларда катнашып җиңү яуларга мөмкинлек бирә.
Яңа Кырлай Сабантуе быел әнә шундый ярышлары, яңгыры белән истәлекле булды. Көрәштә баш батыр булып Казан егете Фирдүс Зәйнуллин калды.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International