Тун ачлыктан коткарды

2014 елның 20 июне, җомга
Тун ачлыктан коткарды
Арчада яшәсәм дә, әтием туып–үскән авылга мин бик еш кайтам. Авылыбызның төп горурлыгы булып чишмәләр тора. Тау өстенә урнашкан авыл чишмәләр белән уратылып алынган.
Бабамнар янында да тау астында кечкенә генә улак куелган чишмә ага. Көннәрдән беркөнне бабам Вазыйх Сәгыйтов (инде ул мәрхүм) үзенең балалары, оныклары белән чишмәне чистартып, аны уратып алырга тотынды. Самавыр ясап, чәйнек куеп, тирә–ягын әйләндереп алганчы күпме вакыт үтте. Чишмәне Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең исеме белән “Сәгыйть чишмәсе” дип атыйк, диде.
— Бабай, ә ни өчен Сәгыйть чишмәсе? — дигән сорауга менә ниләр сөйләде ул.
7 яшькә чаклы балачагын бабам бик аз хәтерли. Сугыш башланган дигән хәбәрне ишеткәч, әтисе Сәгыйть, әнисе Сәрбиҗамалның бик кайгыруларын гел искә ала ул. Мәктәпкә барам дип сөенеп йөргәндә, әтисе фронтка китә. Өчпочмаклы ике хаты гына килә, 1942 елның көзендә кара мөхерле үлем хәбәре алалар.
Әйе, сугыш вакытында бөтен кешегә дә авыр булган, балалар өчен бигрәк тә.
Бабам:
—Алабута ипие, черек (өшегән) бәрәңге, чыпчык кузгалагы, какы, акбаш безне үлемнән алып калды, — дип әйтә торган иде.
Мәктәптә ике–өч сәгать укыгач, башак җыярга чыкканнар, бәрәңге алганнар. Башакның бер бөртеген дә ашарга ярамаган. Әниләре кайтканчы мич тә якканнар, өч чакрымдагы урманга менеп, чыбык–чабык та алып төшкәннәр.
8–11 яшьләрдә олылар белән бөтен эшне башкарырга туры килгән. Фермага су ташыганнар. Җилкәләре суелып, канап беткән. 1944 елгы үзәк өзгеч салкыннар турында бабам искә төшерми калмый иде.
— Күрде инде безнең башлар, — дип еш кабатлый иде бабам. Язын үгез җигеп, басу тырмалау вакыйгасын еш сөйли иде.
Сарык тиресеннән тегелгән кайры тунны кулына алган саен:
— Сәгыйть бабагызның туны безне салкыннан да җылытты, ачлыктан да алып калды, — дияргә ярата иде. Сорауны да көтмичә тагын сөйләп китә.
Әниләре Сәрбиҗамал, нәрсә пешерергә белми йөргәндә, мич кырыенда торган тун өстенә кисәү төшеп, кыза башлый.
— Үлмибез, балалар, язга кадәр исән–сау чыгабыз, — дип көлә башлаган әниләрен күреп, куркып кала балалар. Юк, әниләре җүләрләнмәгән икән. Җиңнәрен сызганып, тунны кисеп алып, башта йонын өтә, ә аннары ит урынына шуны салып кайната.
— Чынлап та, бик тәмле аш булды, — ди ул.
Сугыш бабамны иртә олыгайткан.
— Ачлыкка, авыр эшкә түзеп була, ә менә иң авыры — әтинең сугышта үлүе. Әтиле балаларга кызыгып гомерем үтте, — дип сүзен тәмамлады бабам.
Чишмә акрын гына, челтер–челтер ага да ага... Гүя, ул бабамның әйтергә теләгән сүзләрен дәвам итә.
Чулпан СӘГЫЙТОВА,
Арчаның 1нче мәктәбе укучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International