Башына чүкеч белән

2014 елның 20 июне, җомга
Башына чүкеч белән
Район суды Арчада яшәүче Илдар Хәкимовны 4 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. И.Хәкимов үзен Арчаның шәрык өлешендәге яшьләр төркеме башлыгы дип санап, кушканнарын үтәмәгән һәм төркемнән китәргә теләгән егетләрне эзәрлекли.
И.Хәкимов төркемдәге ике егетне үзенә буйсынмаганы өчен бик каты кыйный. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2012 елның 7 августында кичен Г. яшәгән йортка килеп, егетне машинасына утыртып, Арчадан ерак түгел урман полосасына алып килә. Шуннан 22 яшьлек әлеге егетне агач күсәк белән кыйный башлый. Егет авыр тән җәрәхәтләре ала.
2013 елның ноябрендә кичке сәгать 10нар тирә-сендә И.Хәкимов Арчада яшәүче 27 яшьлек З.ны өеннән чакырып чыгарып, ике арада кыска гына сөйләшү булганнан соң, чүкеч белән берничә тапкыр башына суга, егет җиргә егыла һәм аңын җуя. Эзне югалту өчен егетне машинасына салып, Казан ягына кузгала. Аның җинаятьчел га-мәлләре моның белән генә бетми әле. Биектау районындагы бер торак пункт янында машинасын туктатып, егетне машинасыннан өстерәп төшереп, чүкеч белән күкрәгенә, аяк, кулларына суга башлый. Соңыннан суд–медицина эксперты шуны күрсәтте: З.ның маңгай сөяге, кабыргалары сынган, кул, аяклары бик нык зыян күргән.
И.Хәкимов бу җинаятьләрен төркемдәге егетләр күз алдында эшли. Янәсе, ул нинди төркем башлыгы, һәр буйсынмаучыны шундый нәтиҗә көтәчәк.
Хөкем ителүче республиканың Югары судына апелляция шикаяте белән мөрә-җәгать итсә дә, район суды карары көчендә калды.
Суд шулай ук гаепледән зыян күрүченең берсенә әхлакый зыян күргәне өчен 500 мең сум компенсация түләтергә дигән карар чыгарды.
2014 елда район хокук саклау органнары, республиканың Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, яшьләр төркемнәренең җинаятьчел эшчәнлеген юк итү буенча аерым чаралар күрде. 2014 елда, И.Хәкимовтан башка, яшьләр төркеменең тагын 6 кешесе төрле җинаятьләре өчен хөкем ителде һәм 8 гаепленең җинаять эше материаллары суд каравында. Бу категориядәге башка җинаять эшләре дә тикшерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International