Арча үзәк китапханәсендә Мәдәният елы уңаеннан “Мәдәният дөньясында” дигән әдәби–мәдәни манзара булды.

2014 елның 20 июне, җомга
Арча үзәк китапханәсендә Мәдәният елы уңаеннан “Мәдәният дөньясында” дигән әдәби–мәдәни манзара булды. Анда китапханә каршында эшләп килүче “Яшәү яме” клубына йөрүче ветераннар, “Каурый каләм”леләр, “Чишмә” ансамбле ветераннары катнашты. Алып баручы Мәдәният елында республикада, районда узган чараларга, вакыйгаларга күзәтү ясады. Безнең районда педагогика көллия-тендә Әлифба авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Шул уңайдан манзарага уллары Камил әфәнде дә чакырылды. “Ел хатын кызы–2014” бәйгесендә җиңү яулаган Хәсибә Гатауллина шатлыклы мизгелләре, кичерешләре белән уртаклашты. “Җидегән чишмә” Арча халык театры артисткасы, журналист, “Елый икән, елый ирләр дә...” мелодрамасы авторы Гөлсинә Зәкиева белән әңгәмә булды. Ветераннар авторга бик күп сораулар бирде, яңа иҗат уңышлары теләде. Манзараның 2нче өлешендә ветераннар Г.Тукайның тормыш һәм иҗатына багышланган видеофильм карады, соңыннан викторинада катнашты. Очрашу ахырында өлкәннәр үз осталыкларын да күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International