Татарстан Республикасы гарантия фонды

2014 елның 20 июне, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 31 октябрендәге 896 номерлы карары белән коммерцияле булмаган “Татарстан Республикасы гарантия фонды” төзелгән иде. Аның максаты — кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә булышу инфраструктурасы оешмаларына кредитлар һәм башка финанс ресурслары алуда ярдәм итү. Эшчәнлеге барышында фонд үзен эшмәкәрлеккә булышуда, бигрәк тә залог белән тәэмин итүдә иң нәтиҗәле механизм итеп күрсәтте. 2013 елда фонд 76 поручительлек бирде, алар 539,2 млн. сумлык кредит акчаларын тәэмин итте.
Поручительлек алу өчен банк–партнерга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк гаризаны фондка тапшыра. Фонд аны карый һәм сез кредит аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International