22 июнь – сугыш башланган көн

2014 елның 20 июне, җомга
22 июнь – сугыш башланган көн. Ул хәзер Хәтер һәм кайгы көне итеп билгеләп үтелә. Арча районыннан Бөек Ватан сугышында 25 меңнән артык кеше катнашкан, 14 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмаган. Фронтны үзләренең фидакарь хезмәтләре белән азык-төлек, кием-салым белән тәэмин иткән, кышкы салкыннарда окоп казыган, урман кискән тыл хезмәтчәннәре тырышлыгы да бәяләп бетергесез, сугышчылар белән бергә алар да олы ихтирамга лаек, без алар алдында баш иябез.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, газетабызның бүгенге санындагы күп язмалар сезнең батырлыкка багышлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International