Яшьлеге — сугыш елларының шаһиты

2014 елның 20 июне, җомга
Яшьлеге — сугыш елларының шаһиты
Сугыш беткән! Шушы шатлыкны педагогика училищесы бергәләп бүлеште. Бүген уку булмаячак, укучыларны ашханәгә бәйрәм чәенә җыячаклар. Гөлҗәүһәрнең баш миен икенче уй сызып үтте: тиз генә авылга менеп, шушы шатлыклы хәбәрне авылдашларга җиткерергә кирәк! Вакыт уздырып чәйләп утыра торган көн түгел?!
Авылдашлары — үзе белән бергә укучы тагын ике кызны ияртте дә, Урта Пошалымга юл тотты кыз. Кулларына флаг тоткан килеш йөгерүче кызлар сулулары кабып авылга килеп керүгә, беренче очраучыга хәбәрне җиткерделәр дә, үзләре мәктәпкә, өйдән–өйгә кереп, очраганнарга әйтеп йөри башладылар. Сүз куешкандай, авыл халкы җыелыша да башлады... Мәктәп коллективы демонстрациягә чыгып, авыл буйлап һәркем белән әлеге куанычлы хәбәрне уртаклашып йөрде.
Шул көннән кызның тормышы икенче якка үзгәрде, олыгаеп китте. Жәен кулына училищены тәмамлау турында таныклык алып, укытучылык хезмәтен башлап җибәрде. Ул чакта әле белемле укытучыларга кытлык, кая җибәрсәләр шунда балалар белән бергә авыл халкын агарту өстендә дә җиң сызганып эшләргә туры килә иде. Гөлҗәүһәрне Иске Йортка билгелиләр.
Анда бер ел эшләгәч, Түбән Пошалымга укытырга кайта кыз. Биредәге мәктәп училищеның база мәктәбе булганга, бик еш студентларга дәрес күрсәтергә, практикага килүчеләрне өйрәтергә туры килә. Аның дәресләрен карарга практикага килгән Мөхәммәт Мәһдиевкә дә киңәшләре белән ярдәм итү насыйп була кызга. Кем белгән бит ул чакта аның олугъ язучы булып китәсен?
Әтисе гади крестьян булса да, алдынгы карашлы, гыйлемле иде. Үзвакытында Шәмсетдин Күлтәсидән белем алганга, аның киңәшен тотып, балаларын да авыр заманнарга карамый укытырга тырыша. Өч кызы гомерләрен игелекле хезмәткә — балаларга белем бирүгә багышлый.
Укытучылык хезмәтен башлаганда ук Гөлҗәүһәр апа бар куәте белән тотына: төрле чыганаклардан белемен арттыра, әдәби китаплар укый. Юкса, балалар белән уртак тел табып, алардан белем таләп итеп булмый, балалар укытучы апаларының күп белүен, авызына каратып сөйләвен ярата. Соңрак кыз югарырак сыйныфларда татар теле укыта башлый һәм югары белемгә дә ия була. Гомере буе балаларга ана теленең нечкәлекләрен төшендерә. Әлбәттә, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булмый калмый: татар теле укытучысы һөнәрен сайлаган 20дән артык укучысын санады Гөлҗәүһәр апа.
Гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлап, 40 елга якын балаларга белем биргән Гөлҗәүһәр Борһанова җәмәгать эшләрендә дә активларның берсе була. Үткәннәрен сагынып: “Ул елларда укучылар бик күп, 800гә якын, бер сыйныф кына да 4әр иде. Көндез икешәр смена укытсак, кичке мәктәп тә эшләде”, — дип еш искә ала ул. Әти–әнисенең дини булуы, әтисенең никах укуы өчен кызны райкомга чакыртып шелтәләр эләккән, хәтта укытучылыктан чыгару белән янаган вакытларны да уздырырга туры килә.
Гөлҗәүһәр апа белән күптәнге танышлар кебек рәхәтләнеп сөйләшәбез. Зиһене — искиткеч! Нинди генә чорларда яшәмәгән дә, ниләр генә күрмәгән бит үзе. Балачак, яшьлек чорын сугыш еллары урлаган өлкәннәрнең сөйләр сүзе күп, бик күп шул... Хәтер китабының кайсы битен генә ачсаң да, баштан узган нужа үзенең авыр хатирәләр тулы букчасын бушата башлый. Сугыш башланган елда бригадир абыйсының ярдәмчесе булып эшли Гөлҗәүһәр. Педагогика училищесында укыган елларында (илдә бар халык фронт өчен тырышкан еллар) белем алулар бик авыр булса да, ташламый кыз, укытучы булу теләге өстен чыга.
— Сугыш вакытында үлән ашларына “кинәндек” инде: алабута, кычыткан чабып ашадык, он булса шулпага болгатып өйрә пешерә идек. Өс–башка юк, аякта күтәрмәле чабата, йон булса оекбаш бәйләп киябез. Җәен “уфалла” арбасы белән урманнан корыган ботак ташый идек. Бәрәңге булса, тамак тук буласы да... Үч иткәндәй, бәрәңге дә күп чери торган иде. Ул елларда заданиеләр үзәккә үтте. Укытучылар үзләре дә безнең кебек ач–ялангач булса да, ныклы белем бирергә тырышты. Язарга дәфтәрләр булмагач, китапларның буш калган җирләренә яза идек.
Укытучы һәрьяктан активист булган ул чорда. Урып–җыю, печән өсте кебек күмәк эшләрдә алар беренчеләрдән булып кузгалган. Теләче районындагы бер совхозда печән җыюда катнашуларын, икенче курсны тәмамлаган елны Курса разъездына урман ташулары бүген дә онытылмый әле. Җанга уелып калган истәлекләр җуелырга теләми шул...
Гөлҗәүһәр Борһанова ике дистә еллап район газетасының актив хәбәрчесе булып өлге булырлык өлкәннәрнең яшәешен башкаларга җиткерсә, бүген үзе күпләргә үрнәк булып бәхетле картлык кичерә.
— Мин сәламәтлегемә, яшәвемә, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә бик канәгать булып яшим. Үз балаларым булмаса да, туганнарымның балалары һәммәсе якын күреп, ярдәменнән ташламый.
Көн саен янына төн кунарга иптәш булып килгән туганнан–туган сеңлесе Нурзадә белән аларның уртак хатирәләре, сөйләшер сүзләре күп...
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International