Витаминлы үлән — дару ул

2014 елның 20 июне, җомга
Витаминлы үлән — дару ул
Арча район башкарма комитеты 10 июньнән 10 июльгә кадәр хуҗалыкларда азык әзерләү буенча айлык игълан иткән иде. Әлеге карар белән предприятие, оешмалар, учреждениеләргә, милек рәвеше һәм кайсы ведомствода булуына карамастан, азык һәм витаминлы үләннәр әзерләүдә актив катнашырга тәкъдим ителде, аларга заданиеләр җиткерелде.
Соңгы көннәрдәге һава торышы азык әзерләүне тоткарлады, билгеле. Әмма витаминлы үләннәрне теләсә нинди шартларда да әзерләргә була. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә иң әйбәт вакытта, май аенда ук башкаралар бу эшне. Чөнки май кояшы астында үскән үләннәр витаминга бай була. Быел да бюджет оешмалары, мәктәп коллективлары бердәм булып чыгып, көлтәләр бәйләде.
Район буенча 135 тоннадан артык витаминлы үләннәр тупланды. “Мәрҗани”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Татарстан” ширкәтләрендә мондый төр азык шактый инде.
Яңгырлы, аяз көннәр чиратлашып торганда хезмәтне оештыра белү күп нәрсәне хәл итә. “Ватан” ширкәтендә — 700, “Курса МТСы”нда — 230, “Мәрҗани” ширкәтендә 200 тонна печән әзерләделәр.
“Татарстан” ширкәтендә — 400, “Мәрҗани” ширкәтендә 305 тонна сенаж салынды.
Район буенча бер шартлы терлеккә 1 центнер чамасы азык әзерләнде. “Ватан”да ул — 2,2 центнер. Шул ук вакытта әлегә азык әзерләүгә керешмәүчеләр дә бар.
Җәйге муллыктан бик оста файдалана белгән хуҗалыкларда мул сөт савалар. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә бар мал көтүдә, төнгә өстәмә азык бирәләр. Хәзерге вакытта уртача савым 29 килограммга якын, “Акчишмә”, “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә 10 килограмм чамасы гына.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International