Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Шатлыкта”гы шатлыклы көннәр
2014 елның 20 июне, җомга
“Шатлыкта”гы шатлыклы көннәр
Санаулы көннәр тиз үтә. Өч айга сузылган җәйге каникулларның 20 көне сизелмичә узып та китте. Ялларны кем ничек үткәрә? Кайберәүләр лагерьларда рәхәтләнеп ял итә, икенчеләре диңгез буйларын үз итеп, Анапага юл тота, өченчеләре эшкә кереп, азмы–күпме акча юнәтә. Шулай да, җәйге каникуллар турында сүз барганда, без күңелле ялларны күзаллыйбыз.
—Районда төрле чаралар оештырылды. Мәктәп яны лагерьларында 800 бала ял итте, — ди тәрбия эшләре буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Гарифуллина. Малайлар һәм кызлар өчен вожатыйлар кызыклы, мавыктыргыч уеннар, экскурсияләр, кыскасы, төрле күңел ачу чаралары үткәрде. Мәктәп яны лагерьларында балаларны ашату оештырылды, тәм–том белән дә сыйладылар үзләрен. Моннан тыш, 5 гомуми белем бирү мәктәбе базасында хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. Анда 200 бала ял итеп кенә калмады, хезмәт чыныгуы да үтте.
Палаткалар корып ял итү дә районда традициягә әйләнде. Берничә ел дәвамында ул төрле мәктәпләрдә оештырылды һәм аны балалар үз итте. Быел сәләтле балалар өчен “Азимут” палата лагере 1–7 июньдә Носы мәктәбендә эшләде.
“Шатлык” лагере үзенең эшен дәвам итә. Шурабаш мәктәбендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, быел ул Сеҗе мәктәбе базасында оештырылды. 18 июньдә беренче смена тәмамланды да инде. Анда 90 бала ял итте.
Без “Шатлык” лагерена барганда балалар өйгә кайту кәефе белән йөри иде. “Рәхәт булса да, сагындырды”,—диләр. Аерылышасылары да килми үзләренең. Күренеп тора, бер–берләренә ияләшеп беткәннәр, дөнья кадәр дуслар да тапканнар. Телефон номерлары алышалар. 2 сыйныф укучысы Аделина Шакирова Сеҗедән. Лагерь авылның үзендә булса да, кыз өйгә ашыкмый. “Миңа биредә бик ошады. Күңелле булды. Икенче сменага да килер идем әле”,—ди ул.
—Үзебезнең Сабантуй бик ошады. Вожатыйлар да бик әйбәт булды,—диләр Яңа Кырлайдан Солтан Шиһапов, Акчишмәдән Рәдис Сафин, Сеҗедән Әнвәр Нәгыймов.
Вожатыйлар Арча педагогика көллиятенең югары курс студентлары. 10 кыз, бер егет. Булачак инглиз һәм татар теле укытучылары. Өстәмә вожатый һөнәрен дә үзләштерәләр. Менә хәзер ел буе алган белемнәрен практикада сыныйлар.
—Миңа балалар белән эшләү бик ошады,—ди Гөлфия Хәкимова.—Балалар да бик актив. Төрле чараларда теләп катнашалар.
Балаларның активлыгына лагерь җитәкчесе Рәдинә Ибраһимова да сокланып туя алмый. “Араларында шуның кадәр талантлылары бар, исең китәрлек. Концерт-лар куялар, пародияләр күрсәтәләр, бииләр, җырлыйлар”,—ди.
18 көн эчендә биредә нинди генә чаралар оештырылмаган. Төрле бәйгеләр, очрашулар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, музейларга экскурсияләр, бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре һәм башкалар. Балалар “Әкияттә кунакта” да булган, сугышчы–интерна-ционалистлар белән дә очрашкан, “Изгелек эшлә” акциясе дә үткәргән, “Ике йолдыз”, “Дан минуты” концертларында чыгышлар ясаган, күңелле спартакиадаларда көч сынашкан, техник иҗат белән дә шөгыльләнгән.
—Улым Шамилне дус малае белән бирегә лагерьга урнаштырдык. Алар моңарчы да күп лагерьларда ял итте. Әмма “Шатлык”ны аеруча ошаттылар,—ди Эльвира Габдрахманова.
—Юллама бәясе—1756 сум. Көнгә 100 сум да чыкмый. Шуңа ашау–эчү, күңел ачу, экскурсияләр—бар да керә,—ди Сеҗе мәктәбе директоры, “Шатлык” лагере җитәкчесе урынбасары Марс Абдуллин.
—Икенче сменада, 21 июньнән 11 июльгә кадәр, “Шатлык” лагеренда 105 бала ял итәчәк.—14 июльдән 20 июльгә кадәр 100 баланы Яңа Кенәр лицее үзенә чакыра. Быел җәйге каникулларда 1305 бала ял итәчәк.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы юлламасы буенча районнан өч укучы Кара диңгез буена ял итәргә китте.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз