Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
22 июньдә шәһәребез үзәгендәге Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары, ветераннар берлеге вәкилләре, укучылар Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте. Әлеге чараны “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты һәм “Бердәм Россия”нең яшь гвардиясе штабы оештырды.
Сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлеген минутлык тын калу белән искә алдылар. Алар хөрмәтенә чәчәкләр салдылар, Хәтер шәмнәре кабыздылар.
Шунда ук “Дөньяга тынычлык” акциясе үтте, һәркем тасмага тынычлык һәм сугыш турында үз фикерен язып, “Тынычлык һәм игелек” ботагына беркетә ала иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International