Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арчалылар Казан Сабантуенда
2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Арчалылар Казан Сабантуенда
Авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләп узды. Чират башкалабызга җитте. Узган шимбәдә Казан халкы, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән меңләгән кунаклар даны еракларга таралган милли бәйрәмебез шаһиты булды. Ул шәһәрнең берничә урынында узды. Шуларның берсендә, Тынычлык бистәсе янындагы каенлыкта арчалылар бәйрәм итүчеләрнең күңелен күрде. Арча гына түгел, республиканың башка районнары да биләмәләрен булдырып, үзе бер зур урам барлыкка килгән. Матурлыкның чиге юк. Һәрберсе барлык фантазиясен туплап, искиткеч күркәм күренешләр хасил иткән иде.
—Безнең арчалылар аерылып тора. Чын татар моңы агыла, милли уеннар гөрли, кешеләре күркәм,—диде якташыбыз, театр артисты Азат Зарипов.
Чит ил кунаклары да килеште.
Ул көнне арчалылар биләмәсенә кунаклар күп керде. Аларны милли киемнәрдән чәкчәкләр белән гүзәл кызлар, күпереп пешкән икмәк белән өлкән буын вәкилләре каршы алды.
—Биредә без чын татар кызларын күрдек. Аларның яулык бәйләүләренә кадәр икенче, матур. Гомумән, миңа биредә бик ошады. Соклануымны яшерә, хисләремне белдерергә сүзләр таба алмыйм,—диде Цюрих университеты профессоры Хуго Келлер белән Швейцариядән килгән Эдит Келлер.
Франциянең Прованс–Альпы–Лазурный Берег регионы президенты Мишель Возельга каен себеркеләре, юкә мунчалалары, агач ләгәннәре белән чын татар мунчасы бик ошады.
—Мин Казанда беренче тапкыр. Сабантуй бәйрә-менә туры килүемә сөенеп бетә алмыйм. Чын татар дөньясы бу. Кул эшләре бик ошады. Нинди осталарыгыз бар икән!—диде ул чигелгән Арча читекләрен, түбәтәйләрен күрсәтеп.
Сабантуй кунагы Истамбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш түбәтәй дә киеп карады, Арчадагы Казан арты тарих этнография музее оештырган күргәзмә белән дә кызыксынды, ике саплы пычкы белән утын да кисеп карады. Фикерләре белән кызыксынгач, баш бармагын өскә күтәреп, бер сүз белән: ”Искиткеч!”—диде.
Ә менә Көнбатыш Африка иле Бениннан килеп Казанда белем алучы Агбогба Эсперант Элвиска Ильяс Халитовның йорт хайваннары, кошлары, таяк тартышу уены бик ошады, Расул Багернежад Шаян җитәкчелегендә Ираннан килгән кунакларны татар җырлары, моңнары, киемнәре сокландырды.
—Бездә дә татар автономиясе бар. Сабантуйлар, башка төрле милли бәйрәмнәр оештырыла. Әмма минем татар илендә Сабантуй бәйрәмен күрәсем килде. Арчалылар биләмәсе бик ошады. Чын татар тормышы тасвирланган бит монда,—диде Омскидагы татар яшьләре төркеме җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова.
Бу көнне арчалылар үзләре генә дә тулы бер бәйрәм оештырды. Үзеш-чәннәребез көне буе сәхнәдән төшмәде. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та яраткан җырларын бүләк итте. Төрле уеннар, биюләр оештырылды. Чыннан да, безнекеләр оештыра белә. Гадилек тә, зәвыкъ та, матурлык та бар иде анда. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федера-циясенең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та арчалылар хезмәтен югары бәяләп, бу хакта район башлыгы Алмас Назировка җиткерделәр.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз