Дәүләт дүрт өлеш өстәп бирә

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Дәүләт дүрт өлеш өстәп бирә
Узган атнада район авыл җирлекләрендә референдумнар узды. Референдумнар нинди максатларны күздә тотып уздырылганын белү өчен без Арча муниципаль районының финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
— Референдум халыктан җыелган үзара салым акчалары авылларның тирә–юнен тәртипкә китерү максатларында кулланылырга тиешлеген халыкка җиткерү һәм аның күләмен билгеләү максатында үтте. Быел халыктан җыелган үзара салым сум-масын ТР Финанс министр-лыгы 4 тапкыр арттырып кайтарачак, ягъни, әгәр кеше башыннан 100 сум җыелган икән, ул сумма тагын 4 тапкырга артып, 500 сум булачак. Квартал төгәлләнгәннән соң бер ай эчендә без министрлыкка хисап тотабыз. Финанс министрлыгы аны 15 көн эчендә карарга тиеш. Тапшырылган документлар һәм әзерләнгән проектлар нигезендә хөкүмәт өстәмә акчаны күчерә. Әйтик, өченче квартал өчен октябрь ахырында хисап тапшырсак, 15 ноябрьдән соң акча күчәчәк. Акчаны хөкүмәттән быел алып бетерү өчен квартал дәвамында 2014 елның үзара салымын җыеп бетерергә кирәк. 2013 елның 22 ноябрендә гамәлгә кергән карарның үтәлеше буенча мисал итеп күрсәтерлек, күрше–тирә районнарда бу акчаны кулланган җирлекләр бар. Күп авылларны бертөрле мәсьәлә борчый: юл, зират яки су үткәрү. Су кертү мәсьәләсенә килгәндә, әгәр авыл җирлеге проектын эшләтсә, калганын хөкүмәт махсус программа нигезендә бушка башкара.
Үзара салымны 18 яше тулган гражданнардан башлап һәркемнән җыя-лар. Ләкин һәр авыл җирлегендә азат ителә торган категория кешеләре бар. Нигездә, ул категориягә студентлар, 70 яшьтән узган һәм ялгыз өлкәннәр керсә, Апаз авыл җирлегендә 1,2нче төркем инвалидлардан да алынмый. Бу турыда җирлек башлыгы Ренат Садыйков әйтте. “Безнең җирлектә узган референдумда халык бердәм рәвештә катнашты. Яклап тавыш бирүчеләр 95 процент тәшкил итте. Үзара салым безнең җирлектә өч ел дәвамында җыелып килә, моңа кадәр аны зиратларны төзекләндерү, чишмәләрне карауга тоттык. Узган елларда ул бер кешегә 50 сум иде, быел 100 сумнан дип карар кабул иттек. Быелдан башлап җирлектә җыелган сумманы бер елны бер авылның тирә–юнен яхшыртуга тотсак, икенче елда икенче авылга булачак. Безнең җирлектә урам утларын бишенче линиягә күчерү, авылларны чишмә суы белән тәэмин итеп бетерү, зиратларны төзекләндерү эшләре көтелә, авыл җирлеге сессиясендә карар кабул итеп шуларга тотачакбыз.
Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов та җыелган сумманы юлларны төзекләндерү, урам утларын бишенче линиягә күчерү, зиратларны төзекләндерү эшләренә тотарга планлаштырулары турында әйтте. Бу авыл җирлегендә халык актив катнашса да, 13 проценты үзара салым җыюга каршы тавыш биргән.
Референдум узды. Әмма халык нинди фикердә калды соң? Шуны белү өчен, әлбәттә, газета укучылардан сорашмый кала алмадык.
Сеҗедән Тәскирә Фатыйхова, пенсионер: “Үзара салымны без күп еллар түләп киләбез. Безнең өчен ул шулай тиеш, дип кабул ителгән. Тавыш бирүдә катнашканда да уңай фикеремне генә белдердем. Шәхсән үзем авыл җирлеге эшчәнлегеннән канәгать. Җирлек башлыгы халык турында кайгыртып эшли”.
Пөшәңгәрдән Гәүһәр Сабирова, кибетче: “Авыл халкы сайлауларда бердәм булып катнашып, үз фикерен белдерде. Бездә үзара салым акчасы ел саен җыела, кирәк чакта өстәмә дә җыешабыз. Мәсәлән, зиратларны, мәчетләрне карау өчен. Быел да җыйдылар, анысы Мир-җәм зиратын төзекләндерүгә тотылачак, диделәр. Әгәр дәүләттән вәгъдә ителгән ярдәм булса, авылларны төзекләндерү өчен күп эшләр башкарып булыр иде.
Авыллар хөкүмәт ярдәмен күптән көтә инде. Әгәр акча биреп ярдәм итә икән, киләчәктә халык үзара салым җыюда тагын да катнашачак. Референдумга килүчеләр арасында, шәһәргә китеп төпләнеп авылга ял итәргә генә кайтып йөрүче авылдашларын да җәлеп итәргә, дигән теләк белдерүчеләр дә булды. Чөнки авылга илтүче юллар һәркем өчен дә бер. Ә бүген хөкүмәт бирәчәк акчага өметләнеп, салымнарны вакытында җыеп тапшыру безнең, авыл халкының бурычы.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International