Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тагын өч Йолдыз кабынды
2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Тагын өч Йолдыз кабынды
Район хакимияте каршындагы бакчада Йолдызлар аллеясына тантаналы шартларда яңа исемнәр өстәлде. Алар: быел 11нче сыйныфны уңышлы тәмамлаган, өч ел рәттән район, республика, Россия күләмендәге ярышларда, олимпиадаларда җиңү яулаган Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Вәлиев, Лесхоз мәктәбеннән Илназ Шәяхмәтов һәм Марат Зәйнуллин. Тантанада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов катнашты.
— Минем белүемчә, Йолдызлар аллеясы башка районнарда юк, — дип сөйләде тантанада район мәгариф идарәсе җи-тәкчесе Руслан Низамов. — Аллеяда барысы 12 Йолдыз яна. Бүген тагын 3әү кабыначак. Безнең Йолдызлар үзләренең тырышлыгы, сәләтләре белән район тарихында тирән эз калдыра. Алга таба да укытучылар биргән белемнәрне тагын да баетып, уңышларга ирешеп, мәктәп, район данын лаеклы якларга язсын!
12 Йолдыз. Язмышларын бе-ләсе килә. 2010 елда Түбән Мәтәскә мәктәбеннән исеме Йолдызлар аллеясында урын алган Динә Шәкүрованың “Ватаным Татарстан” газетасында эшләгәнен беләбез. Хәлен белеп шалтыратам.
—Университетта көндезге бүлектә журналистлыкка укыйм, —диде ул. —Быел 4нче курсны тәмамладым. “Ватаным Татарстан” газетасының хәбәрләр бүлегендә эшлим. Укыйм да, эшлим дә. 5кә генә укыйм. Кызыл диплом белән тәмамлармын, дип уйлыйм. Башта “Ватаным Татарстан” газетасында практика үттем. Газета мөхәррире Назыйм абый эшкә үзе чакырып алды.
Арча Йолдызларының шулай юл яруы укытучылары, мәктәбе, район өчен, әлбәттә, сөенечле хәл. Димәк, аларның исемнәре лаеклы рәвештә Йолдызлар аллеясына урнаштырылган.
— Районда нинди сәләтле яшьләр үсә! Сезнең өчен горурлык хисләре кичерәм, — дип сөйләде 1нче мәктәп җитәкчесе Эльмира Сафина. — Бу укытучыларның зур хезмәте. Хөрмәтле әти–әниләр, әйбәт балалар тәрбияләп үстергәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт.
Лесхоз мәктәбе директоры Зөлфәт Дәүләтбаев балаларга, аларның әти–әниләренә, укытучыларга рәхмәт юллады һәм яшьләргә мәктәптә алган белемнәрен алга таба да файдага куллана алуларын теләде.
Йолдыз исеменә сертификат алган яшьләр үзләренә зур бәя биргәннәре өчен укытучыларына, мәктәп, район җитәкчелегенә һәм әти–әниләренә зур рәхмәт әйтте һәм ышанычны акларга сүз бирде.
Йолдызларның әти-әниләре дә биредә иде.
— Бик дулкынланам, хәтта елыйсы килә, — ди Лесхоз мәктәбеннән Илназ Шәяхмәтовның әнисе Һиндия ханым. — Олысы Шамил Петербургта университетны тәмамлап, шунда эшли. Менә хәзер Илназның экология буенча Петербург, Мәскәү уку йортларына керергә сертификаты бар. Илназны еракка җибәрәсе килми, Казанда калыр, дип уйлап торабыз.
— Бердәм дәүләт имтиханнары килеп җитте. Ә безнең Марат майда Мәскәүгә экология бәйгесенә чыгып китте һәм җиңеп, Мәскәү, Петербург югары уку йортларына сертификат белән кайтты, — дип сөйли әтисе Айдар Зәйнуллин.
— Булат кечкенәдән мөстәкыйль булып үсте, — ди әнисе Лилия Вәлиева. — Спортны бик ярата. Футбол, җиңел атлетика — район, республика күләмендәге җиңүләре күп. Тырыш бала.
...Йолдызлар аллеясында тагын өч Йолдыз кабынды. Шарлар күккә очты. Җыр, музыка. Кул чабулар, котлаулар, истәлеккә бергәләп фотога төшүләр — күңелле! Яшьләрне котларга “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең “Яшь гвардия”челәре дә килгән иде. Уңышлар сезгә, Йолдызлар!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз