Урак та килеп җитәр

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Урак та килеп җитәр
Белгечләр быел үсемлекләрнең үсү, өлгерү чоры ике атна чамасы алдан бара, диләр. Димәк, урак өстенә дә ерак калмый, моны арыш басуларына карап та чамалап була. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале.
Амбар дигәч, беренче чиратта, элеватор күз алдына килә. Яңа уңышны кабул итәргә ул әзерме? 24 июньдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Арча элеваторы” акционерлык җәмгыятендә шушы сорауга җавап эзләде, әмма уңай яктан бәяләрлек нәрсә тапмады.
Яңа уңышны кабул итәр алдыннан элеваторга килә торган юллар йомырка тәгәрәтерлек хәлдә булыр иде. Аның хәзерге торышын сикәлтәле дип әйтсәк тә йомшаграк булыр, бик беткән ул. Монысы элеваторга кагылмый да инде. Шуңа күрә район башлыгы ничек тә карату җаен табарбыз, диде.
Әмма, административ бинадан башлап, элеваторның гомуми торышы бик үк күңелле хисләр уятмый, ул сүрелеп барган учакны хәтерләтә. Күпме кеше үтеп йөри торган капка төбендә чәчәкләр урынына күкрәген киереп әрекмән, алабута үсеп утыра. Складларга да кул тимәгән, агартылмаган, котельныйларда хуҗасызлык, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә җиңел караганнары сизелеп тора.
Район башлыгы директор Наил Гобәйдуллин белән әңгәмә вакытында “Арча элеваторы” акционерлык җәмгыятенең хезмәт хакы түләү буенча да бурычлылар исемлегендә торуын, тиешле чаралар күрергә кирәклеген искәртте.
Әйе, урак өсте, кем әйтмешли, таулар артында түгел. Якындагы көннәрдә хуҗалыкларда комбайннарның әзерлеген кабул итү үткәреләчәк. Барысы 133 комбайн исәпләнә, шуларның 124е — суга торган. Эшләрнең бер–берсенә терәлгән, гаять тыгыз вакыт. Комбайнда эшләячәк механизаторларның күбесе терлек азыгы әзерләүдә катнаша. Әле урасы, җыясы күпьеллык үләннәр мәйданы да җитәрлек.
24 июньгә булган мәгълүматларга караганда, район буенча бер шартлы терлеккә 2,27 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Ватан”да — 4,7, “Курса МТСы”нда 3,7 центнер.
Барысы 4794 тонна печән әзерләнде. Быелгы шартларда печәнне ничек әзерләп булуын “Ватан” ширкәтеннән өйрәнергә кирәк. 700 тонна әйбәт сыйфатлы печәне бар инде бу хуҗалыкның. Яңгырлар яугалап торганда күпьеллык үләннәрне теземнәргә салмаска, ә таратып урдырырга киңәш итә белгечләр. Таралып ятканы тиз җилли. Әйләндереп тә җибәрсәң, печән әзер дигән сүз.
Быел сенажны төреп әзерләү өчен шартлар уңай. “Северный” ширкәте 220 рулон әзерләде инде. Түбән Мәтәскәдә фермер Айдар Сабиров 230 рулон шундый сенаж туплап куйды. “Тагын 150ләп рулон әзерлибез, менә дигән азык бит!”— ди ул.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International