Арчаларга баруларым...

2014 елның 27 июне, җомга
Арчаларга баруларым...
Миңа — Арча кешесенә, “баруларым” дип әйтү бик үк килешеп бетми, “кайтуларым” дияргә кирәктер. Ни дисәң дә, бәндә баласы туган ягына кайта инде ул. Мәңге искермәс, мәңге яңа “Арча” көе искә төшкәнгә генә шулай “баруларым” дип яздым. Кайткан саен “Арча” көен көйләми калганым юк. Инде менә яңадан “Арчаларга баруларым...”
Соңгы елларда бик нык үзгәрде тау башындагы бу кала. Яңадан–яңа биналар калкып чыкты. Шәһәр статусы алган Арча матур шәһәргә әйләнде. Узган ел гына да 12 фатирлы — алты, 24 һәм 60 фатирлы берәр йорт төзелгән. Быел да күпкатлы 9 йорт төземәкчеләр. Сугыш ветераннарын фатирлы итүдә Арча республикада әйдәп баручы булды. Бүгенге көнгә 47 йорт төзелеп, 703 ветеран яңа йортлардан фатир алды. Саннар китереп кемдер алдында хисап тотасы килми, шул ук вакытта ел саен калкып чыккан торак йортлар, ишегалларында барлыкка килгән спорт мәйданчыкларының, ремонттан соң көязләнеп калган йортларның, мәктәпләрнең күзне иркәләвен, күңелне күтәрүен дә әйтми булдыра алмыйм. Арчаның йөзе нәкъ менә Алмас Назиров килгәч яхшы якка үзгәрә башлады һәм узган ел аның “Төзүче даны” билгесе белән бүләкләнүе дә тикмәгә түгел.
Искә төшеп китте, Алмас Назиров район башлыгы булып килгәч тә авыл кешеләренең тынычлыгы югалган иде. Чөнки ул авылларда ауган–түнгән коймалар, урамнарда чүплекләр булырга, капка төпләрендә бүрәнә, кирпеч һ.б. төзелеш әйберләре аунап ятарга тиеш түгел, дигән. Әй китте шуннан тикшереп йөрүләр, штраф белән янаулар... Хакимнең бу фәрманын баштарак үзем дә өнәп бетермәдем. Нигә шулай ваклана, башка эше юк микән әллә, дип әйткәли идем. Инде менә хәзер туган авылыма кайткач чисталыкка шатланып туя алмыйм. Әле узган ел кеше яшәмәгән әти нигезен рәткә китердек, коймаларны алыштырдык, апам Ләлә өйне буяп чыкты. Эшне бетергәч: “Безнең йорт урамны ямьсезләп торган икән”, — дип көлешеп алдык. Бәндә баласы һәрнәрсәгә тиз өйрәнә, тиз күнегә. Арча авыллары да чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнде, бер–берсеннән уздыра-уздыра йорт–каралтыларын тәртипкә китерде.
Нихәл, авыл?
Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков белән аның биләмәләрен урап кайттык. Алты авылга 570 хуҗалык бар, 2 мең кеше яши икән. Иң элек Пөшәңгәр дигән авылга алып китте. 100 урынлы тамаша залы белән яңа клуб өлгерткәннәр. Бу Республика Президенты программасы буенча төзелгән мәдәни–спорт үзәге. Арча мәдәниятле, мәгърифәтле як булып халык теленә кергән. Электән килгән матур гадәтләр һаман яши. Арчада һәр авыл җирлеге генә түгел, һәр авылның “үзешчәннәре” иҗади хисап тота, ягъни, концертлар оештыра, йә спектакльләр куя икән.
Пөшәңгәрнең мәктәбенә, балалар бакчасына кергәч, күңелдә өмет уяна. Бүгенге көндә бакчада 21 бала, мәктәптә 25 укучы икән. “Оптималь-ләштерү җимеше” булган бу бинада, бакча белән мәктәптән тыш, китапханә дә бар. Бер кечкенә генә бүлмәдә музей да ачканнар. Директор Рушан Котдусов әйтмешли, балалар әти-бабаларының ничек яшәгәнен белеп үссен, артка борылып карамыйча алга барып булмый ул. Милли тәрбия дә әйбәт. Без килгәндә бакча балалары Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” дигән шигыре буенча эшләнгән “мультик” карап утыра иде. “Әнә шулай кечкенәдән Тукай рухы иңә торсын дидек”, — диештеләр тәрбиячеләр.
Сыерсыз авыл булмый, дибез, Апаз җирлегендә малкайлар саны арта бара икән. Шәхси хуҗалыкларда бүгенге көндә 492 сыер бар, ди. Әле авыл җирлегендә 3 гаилә фермасы да оешкан. Картаям, бетәм дигән авыл сыер асрый алмый ул. “Ватан” агрофирмасы” мал тотучыларга пай җире өчен салам, печән бирә. Директор Мансур Әхмәтов бер авылны да “ятим” итми, һәрнәрсәдә булыша. Балалар бакчасы өчен түләү ике мәртәбә артты, дип шау-лашабыз бит әле. Беренчедән, мондагы ата–аналар әйтүенчә, субсидия бирү җайга салынгач, алар әлләни кыенлык сизмәгән дә. Икенчедән, М.Әхмәтов агрофирмада эшләгән ата–аналарның балалары өчен ай саен 500 сум акча бирә икән. “Берәү зарлана, берәү эшли” — шушы була инде ул.
Бу төбәк халкының бердәм булуына шаккаттым. Авыл җирлеге башлыклары белән очрашканда, акча турында сүз кузгатмый калмыйсың бит инде ул. Ренат Садыйковка да әйттем: “Вәка-ләтләрегез күп, акча юк инде, иеме!” — дим.
“Акчаның кайчан җиткәне бар? Без күп эшне халык белән бергә эшлибез”, — ди бу.
Баксаң, һәрнәрсәгә алдан сөйләшеп-килешеп бергә тотыналар икән. Каратай авылы зиратының коймасын яңарт-каннар. “Елына 38 мең үзара салым акчасы җыела. Калганын халык өсти”, — ди Ренат. Кем күпме булдыра — шул кадәр бирә. Шушы төбәктә туып–үскән кешеләр дә онытып бетерми. Пөшәңгәр зиратын чистарту, койма белән әйләндереп алу өчен дә халыктан 405 мең сум акча җыелган. Берәүне дә мәҗбүр итү, кодалау юк, акчасын кибетчегә тапшырып кул куялар да, вәссәлам. Әле Хәсәншәех авылында Изге чишмәне дә тәртипкә китергәннәр. Хәзер бу тирә халкы бары тик чишмә суы гына эчә. Һәр йорт берәр мең сум акча биргән. Быел Мирҗәм авылы чишмәсен дә, рәткә китереп, халык чишмә суы эчә баш-лаячак.
Арчадан кайтыш
Юл буе уйлап кайттым. Арчаларга баруларым турында ничегрәк языйм икән? Барган да, мактап кына кайткан димәсләрме? Әллә картаю галәмәтеме: үз ягым турында яман сүз әйтсәм —үз бармагымны авырттырып тешләү кебек тоела. Бәлкем, бу еллар узган саен туган якка, туган җиргә ныграк тартылу, үз ягың, якташларың белән горурлану хисләре арта бару галәмәтедер? Мондый хисләр, иртәме–соңмы, һәр бәндәнең күңелен биләя-чәк, дип үз–үземне юатам. Ни дисәң дә, мин туган якка кайткач сафланып, чистарынып киләм шикелле. Ә сез ничек?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International