24 июньдә Победа урамы, 24нче йортта янгын чыккан

2014 елның 27 июне, җомга
24 июньдә кичке унынчы яртылар тирәсендә Арча станциясенең Победа урамы, 24нче йортта янгын чыккан. Мунча тулысынча янып беткән, йортка да шактый зыян килгән. Янгын сүндерүчеләргә “Арча элеваторы”, “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятьләреннән дә ярдәмгә килгәннәр. “Янгын чыгуның сәбәбе–мунча миченең дөрес эшләмәве. Мич чыгарганда берничә кагыйдәне истән чыгармаса кирәк. Яна торган материал белән мич арасында тиешле ара калдырылсын. Аннан мичне тулы кирпеч (иске кирпеч заводында чыгарылган) белән генә чыгарырга кирәк. Чорма өлеше һәм мич башы шомартылып, агартылырга тиеш. Шулай ук җәен күп ягарга да ярамый”,—ди янгын күзәтчелеге бүлекчәсе дознавателе Наил Бәйрәмов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International