Парк гимнастикасы

2014 елның 27 июне, җомга
Моннан 7–8 еллар элек Себердән Әлмәткә бер кеше кайткан һәм шунда парк гимнастикасын кертеп җибәргән. Озакламый моны Казанда да куллана башлаганнар. Безнең Арча районы бер генә яңалыкны да ычкындырмаска тырыша. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге парк гимнастикасын кертеп җибәрергә, дигән карарга килгән. Нәрсә соң бу? Саф һавада иртәнге гимнастика ясау. “Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Нинди зур стадион, саф һава. Йога дәресләре алып баручы Анна Плесовских бушка шөгыльләнергә риза. Ул югында тренер Марзыя Королькова эшләп тора. Бары тик кешеләрнең йөрүе генә кирәк”,—ди бүлек җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International