Сабыр төбе — сары алтын

2014 елның 27 июне, җомга
Сабыр төбе — сары алтын
Шурабаш мәктәбе Татарстан Республикасы белән Мари Иле чигендәге авылда урнашкан. Бу мәктәптә татар һәм мари балалары белем ала.
—Шурабашта 2 милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Балалар бергә уйнап үсә, балалар бакчасына йөри, мәктәптә укый. Аларның үзара мөнәсәбәтләре дә дустанә,—ди мәктәп директоры Илфат Галимҗанов.
—Мәктәп 1987 елда ачылган. Шуннан бирле бер тапкыр да үзгәреш кичермәгән. Быел гыйнвар аенда ныклап төзекләндерү эшләре башлап җибәрелгән иде. “Арча КСМы” ширкәте төзүчеләре тырышлыгы белән тиз арада тәмамланды да,—ди директор.—Район хаки-мияте, шәхсән район башлыгы үзе, мәгариф идарәсе эш барышын даими контрольдә тотты.
Мәктәп, чыннан да, үзгәргән. Сыйныф бүлмәләре, спортзал, китапханә, ашханә—бар да өр–яңа диярсең. Тыштан да бина матур булып, көлеп тора. Биредә 95 бала белем алачак Демографик хәлгә күз салганда, киләчәктә дә кимү ягында түгел. Дәресләр рус телендә бара. Татар, мари телләре үзләштерелә. Хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Малайлар агачтан төрле эшләнмәләр ясаса, кызлар тегү, чигү, бәйләү серләренә төшенә. Технология укытучысы Наилә Шәрипова белән балалар яхшы кофталар бәйләгән, чигәргә өйрәнгән, бию костюмнары, чалбарларга кадәр теккән. Информатика бүлмәсе компьютерлар, мультимедиалы проектор, интерактив такта белән җиһазландырылган. 26 ел стажы булган Рамилә Шакирова техник чаралар белән эшләү серләренә төшендерә. Мари һәм татар халкының борынгы тормышын чагылдырган музейны тарих укытучысы Ирина Еремеева зәвык белән төзегән.
26 июньдә ныклап төзекләндерелгән Шурабаш мәктәбен ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасының Премьер–министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Алмас Назиров катнашты. Район башлыгы төзүчеләргә, хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләренә, мәктәп коллективына, ата–аналарга олы рәхмәтен белдерде, балаларга шундый иркен, якты, җылы, матур уку йортының кадерен һәм рәхәтен күреп, тырышып укуларын теләде.
—Сезнең район мәктәпләрне төзек-ләндерү эшләрен республикада беренчеләрдән булып башлады,—диде Энгель Фәттахов.—Дәүләт биргән акча гына шулай бинаны баштан ахырына кадәр төзекләндереп, өр–яңа хәлгә китерергә җитми. Сезнең район җитәкчелеге моның өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалана, район башлыгы эш барышын үзе контрольдә тота. Мондый районнар республикада бармак белән санарлык кына. Яңартылган мәктәбегезнең игелеген күрегез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International