Җитештерүчеләр арта

2014 елның 27 июне, җомга
Җитештерүчеләр арта
Продукция җитештерү, эшмәкәрлекне үстерү, кешене эшле итү максатыннан дәүләтнең төрле программалары эшләп килә. Шуларның берсе —сәнәгать мәйданчыклары программасы. Буш торган территорияләрдә, хәзерге вакытта файдаланылмаган биналарда эшмәкәрләрнең үз эшләрен башлап җибәрүләренә юнәлдерелгән ул. Бу программа безнең районда ничек тормышка ашырыла?
Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева болай дип җавап бирде:
— Бүген районда берничә сәнәгать мәйданчыгы эшли. Әлеге мәйданчыкларда төзелеш материаллары, азык-төлек, пластик тәрәзәләр, ишекләр һ.б.лар җитештерелә. Сәнәгатьне үстерү өчен район хакимияте каршында махсус инвестиция советы булдырылды. Анда яңа җитештерү предприятиеләре ачу буенча проектлар карала. Иң кулай проектлар сайлап алына һәм дәүләт ярдәменә тәкъдим ителә. Моннан тыш, районга чит ил инвесторларын җәлеп итү өчен актив эш алып барыла. 26 июньдә республиканың сәүдә–сәнәгать палатасында Кытайдан килгән делегация белән очрашуда булдык. Анда авыл хуҗалыгы, эшкәртү, төзелеш тармакларында яңа предприятиеләр ачу мәсьәләләре каралды. Бүген Казанбаш авылында муниципаль сәнәгать мәйданчыгын булдыру юнәлешендә эш алып барабыз. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртү предприятие-ләре ачу күз алдында тотыла. Хәзерге вакытта кулай проектларны сайлап алу бара.
Районда сәнәгать мәйданчыклары элеккеге “ПМК–16”, УРСЖ һәм “Сельхозхимия” предприятиесенең тимер юл буендагы файдаланылмаган территорияләрендә булдырылды. “ПМК–16” территориясендә азык-төлек җитештерүче “Солтан” ширкәте, төзелеш материаллары эшләүче “ДДД” шир-кәте, элекке УРСЖ территориясендә пластик тәрәзә, ишекләр ясаучы “АрскПласт”, газобетоннар җитештерүче “Домостроитель и К” ширкәте, “Сельхозхимия” берләшмәсенең тимер юл буендагы файдаланылмаган территориясендә металл ватыклары җыючы ширкәт тулы көчкә эшләп тора, шушы ук территориядә калайдан йорт өчен төрле кирәк-яракны (түбәдән агып төшүче су торбалары, улаклары һ.б) эшләп сатучы “Дулкын” шир-кәте һәм “Арча түбә калайлары үзәге” үз эшләрен башлап җибәрде.
Шундыйларның берсе — “Арча түбә калайлары үзәге” цехында булдык без. Ул тимер юл буенда элеккеге ашлама складлары территориясендә урнашкан. Өр–яңа, биек, зур бина ерактан күренеп тора. Эченә үтсәң, аның иркенлегенә, заманча станокларына, осталарның нинди могҗизалар тудыра алуына хәйраннар каласың. Тулы бер завод. Арча җирендә мондый түбә калайлары эшләүче завод булуы халык өчен дә бик уңай һәм кешене эшле дә итү бу. Мондый зур эшкә кем тәвәккәлләп тотынды дисәгез, ул — “Тайд–Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров. “Халык дәррәү кубып шифер түбәләрне калайга алмаштырган заманда ник ачмадыгыз мондый цехны”, — дип сорыйм аннан.
— Бу эшне мин моннан 10 ел элек башларга уйлаган идем инде,— дип җавап бирде эшмәкәр.
Әлбәттә, миллионнар сорый торган шөгыль бу. Биеклеге 13 метрга якын, киңлеге 18 метр, озынлыгы 72 метр бинаны төзеп чыгу, автомат рәвештә эшли торган җиде станокны һәм ике зур кранны сатып алу, заманча котельный эшләү, осталарга уңайлыклар тудыру зур чыгымнар таләп итә. 26 млн. сумлык станоклар гына алынган! Цех җи-тәкчесе Раят Шәвәлиев җитәкчелегендә 14 кеше эшли. Производство җитәкчесе —Александр Ершов.
— Чаллы шәһәрендә металл заводында эшкә өйрәнеп кайттык, — дип сөйли станок операторлары.
— Үзем Мәскәүгә барып тәҗрибә тупладым, — ди җитәкче Айдар Закиров. — Россиянең иң ышанычлы, абруйлы тимер заводы — Черепавец шәһәрендәге “Северсталь” белән эш итәбез. Тимер юл буйлап вагоннарда безгә төргәге белән оцинковка һәм төсле калайлар кайта. Күрәсезме, калайның артына электрон рәвештә ГОСТ һәм зурлыгы язылган.
2014 елның апрелендә эшли башлаган цех шома калайлардан станок аша профнастил, черепица, фальцланган түбә калайлары, гипсокартон беркетү җайланмалары (металл профильләр) һ.б. түбә ябу кирәк–яракларын эшләп чыгара. Заманча технологияле станоклар продукцияне төп–төгәл формалар белән ясый.
Биредә эшләүчеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган. Чәй бүлмәсе, душ, кайнар су, җылы бәдрәфе бар, канализация эшләнгән. Котельныйда агач чүбеннән ясалган гранулалар (пеллет) белән ягып җылытыла торган Италия мичләре куелган.
“Арча түбә калайлары үзәге”нә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та югары бәя бирде.
Без алга таба да мондый заманча технологияләр белән эшли торган ширкәтләр, предприятиеләр турында язарбыз әле.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International