Тарихи ядкәрләрне сакларга

2014 елның 27 июне, җомга
Тарихи ядкәрләрне сакларга
25 июньдә Арча районының Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы үткәрелде.
Аңа кадәр депутатлар Арча, Әтнә, Биектау районнарында булып, алардагы мәдәни мирас объектларын карады. Безнең райондагы делегациягә комитет рәисе Разил Вәлиев җитәкчелек итте. Мөхтәрәм кунакларны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров озатып йөрде.
Депутатлар Иске Чүриле авылындагы чиркәүдә, яңа ачылган Урта Курса авылы мәчетендә, Югары Курса авылында күренекле дин эшлеклесе Габденнасыйр Курсави белән бәйле урыннарда булды, Хәтнә авылында төзекләндерелгән Петр һәм Павел чиркәвен, Изге чишмәне карады.
Соңыннан Яңа Кырлай мәдәният йортында утырышның төп өлеше башланып китте. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча, Әтнә, Биектау районнары, ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары чыгыш ясады. Сүз, нигездә, Татарстан Республикасында муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын саклау турында барды.
Татарстан Республикасында муниципаль районнарда (Казан шәһәреннән тыш) 1004 мәдәни мирас объекты исәпләнә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәдәни мирас объектларын инвентарьлаштыру үткәрә. Булган мәгълүматларга караганда, 304 объект канәгать-ләнерлек, 96сы — канәгатьләнмәслек, 38е авария хәлендә. Аларны торгызу өчен акча кирәк, моңа бюджет акчалары гына җитми, шәхси инвестиция-ләрдән башка булмый. Бу уңайдан “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең изге эшләре үрнәк булып тора, ул Арча һәм Биектау районнарында мәдәни мирас объектларын торгызу буенча зур эш башкара.
— Бүген без сезнең белән 19нчы гасыр башы архитектура һәйкәле — Хәтнә авылындагы Петр һәм Павел чиркәвендә булдык, — диде Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Бары тик якташыбыз, Арча районының Шәрәфле гражданины, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинның тырышлыгы нәтиҗәсендә әлеге объектның торгызылуына шаһит була алдык. Туган як тарихына мәхәббәт, битараф кала алмау, актив гражданлык позициясе бу. Шушы уңайдан Лотфулла Нурислам улына районның мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә даими ярдәме һәм булышлыгы, аны уңышлы үстерүгә шәхси өлеш кертергә омтылуы өчен зур рәхмәт белдерәм!
Алмас Назиров районда республика ярдәме белән тарихи архитектура мирасы объектларын торгызу һәм төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта торгызу һәм төзекләндерү таләп ителә торган республика әһәмиятендәге тарихи һәйкәлләр дә бар. Болар: Яңа Кырлай авылында крестьян Сәгъди хуҗалыгы, Күлтәс авылында Ш.Күлтәси йорты, Казиледә мәдрәсә, Кышкарда мәчет–мәдрәсә һәм мулла йорты, Чиканас, Яңа Сәрдә авылларында мәчетләр.
Утырышта чыгыш ясаучылар мәдәни мирас объект-ларын саклау буенча аерым республика прог-раммасы кирәк, дигән фикер әйтте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International