Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңалыклар
2014 елның 2 июле, чәршәмбе
30 ИЮНЬДӘ ИРТӘНГЕ КИҢӘШМӘДӘ урып-җыю эшләренә, ягу сезонына әзерлек, фермаларны, сенаж траншеяларын төзекләндерү эшләре турында сөйләшенде. Бюджет үтәлеше, салымнарны вакытында җыю, коммуналь чыгымнарга анализ ясау мәсьәләләре каралды. Шәһәр, авыл эчләрен, юл кырыйларын тәртипкә китерү, чүпләрдән чистарту, юлларны тигезләү, төзекләндерү эшләрен төгәлләү бурыч итеп куелды.
Киңәшмәне район башлыгы А.Ә.Назиров алып барды.
1 ИЮЛЬГӘ РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА бер шартлы терлеккә 5,32 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Курса МТСы”нда — 11,5, “Ак барс” агрокомплексы”нда — 9,3, “Кырлай”да 9 центнер.
“Сафиуллин”, “Шиһабеддинов”, “Арча” ширкәтләрендә 0,7–1,7 центнер азык берәмлеге генә азык бар.
“Ак барс” агрокомплексы”нда 9200 тонна сенаж салынды.
Яшь терлекләр өчен 341 тонна витаминлы печән әзерләнде.
1 июльдән 2015 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына 2014 елның икенче яртыеллыгындагы бәяләр белән вакытыннан алда язылу башланды. Аерым кешеләр өчен язылу бәясе — 438, хезмәт коллективлары өчен 480 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә языла аласыз.
Пенсия фонды сезне көтә
Республиканың Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Яфасович Арчада Пенсия фонды идарәсендә пенсия мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.
Кабул итү 24 июльдә көндезге сәгать 11дән 13 сәгатькә кадәр үткәрелә. Адрес: Арча, Комсомол урамы, 4нче йорт.
18 июльгә кадәр (84366) 3–04–78 телефоны аша алдан язылуыгыз сорала.
Салават ат ярышында җиңеп кайтты
Район башлыгы Алмас Назиров җитәкчелегендә Арча районы делегациясе Киров өлкәсенең Нократ Аланына Сабантуйга барды. Мөселман кардәшләребез арчалыларның жырлы–биюле чыгышларын, милли ризыкларын бик яратып кабул итте. Арча егете Салават Бикбаев, үз атында ярышта катнашып, җиңеп кайтты!
Чаңгычылар җәен дә тик тормый
Чаңгычылар җәй айларында да тик тормый. Диләрә Фассалова (1нче мәктәп), Лилия Рәхмәтуллина (Түбән Мәтәскә мәктәбе), Фәнүзә Сәлахова (Урта Курса мәктәбе) биатлон буенча республиканың җыелма командасы составында Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә әзерлек үтеп кайттылар. Алар 2014–2015 еллардагы кышкы чорда Россия күләмендә биатлон буенча Татарстан данын яклаячак.
Дипломант булып кайттылар
Казанда “Кубок пятерых” дигән Халык-ара фестиваль–бәйге булды. Арча сәнгать мәктәбе укучылары Ирек Надыршин (укытучысы Альмира Фәхретдинова), Салават Шакиров (Миләүшә Алеева) “Классик гитара. Аерым башкару” номинациясендә дипломант булдылар.
Орнашбашта ике буын очрашуы
Орнашбаш башлангыч мәктәбе балалар бакчасы белән бер түбә астында урнашкан. Киңәшләшеп эшлиләр, бергә чаралар оештыралар. Биредә авылда яшәгән сугыш чоры балалары белән очрашу булды. Өлкәннәр сугыш чорында күргәннәре турында сөйләсә, балалар аларны җыр, биюләре белән сөендерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз