Карак пассажир

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Карак пассажир
2014 елның апрелендә Казанда яшәүче бер ир–ат полициягә мөрәҗәгать итә.
Ул 7 апрельдә үз машинасында Балтач районына бара. Кире кайтканда Арчага кадәр бер егетне утырта. Өенә кайтып җиткәч, машинасының арткы утыргычына куеп торган 8 мең сумлык планшет компьютерының юкка чыкканын күреп ала. Пассажирдан шикләнә.
Берничә көннән соң теге пассажирның кем икәнлеге ачыклана. Ул Теләче районыннан беркайда эшләмәүче 22 яшьлек Р.Васильев була. Балтачтан өенә кайтып барышы була аның. Юлда машина туктатып, Арчага кадәр утырып барырга сорый. Машинада утырып барганда Р.Васильев утыргычтагы сумканы күреп ала һәм сиздермичә генә эчендә нәрсә барын карый. Планшет икәнен белгәч, аны урларга уйлый. Планшетны сумкасыннан алып, рюкзагына салып куя. Арча—Күпербаш борылышында машинадан төшеп кала. Кичен ул электр поездында Казанга юл тота. Шунда берәүгә планшетны сата.
Тикшерү барышында планшет хуҗасына кайтарылды.
Район суды Р.Васильевка, хезмәт хакыннан дәүләт файдасына 10 процент тотып калып, 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итү карары чыгарды.
Суд хөкем карары чыгарганда гаепленең үз гаебен тануын, аңа карата уңай характеристика булуын, яшен, зыянны кире кайтаруын һәм хөкем ителмәгәнен исәпкә алды.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор ярдәмчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International