Эшмәкәрләр эшле булсын

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Эшмәкәрләр эшле булсын
2015 елга бюджет акчасын планлаштыру максатыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм, туризмны үстерү программаларын карау буенча район инвестиция һәм координация советларының берләштерелгән утырышы булды. Аны район башкарма комитеты житәкчесенең беренче урынбасары, координация советы рәисе Эльмира Хәстиева алып барды. Утырышта эшмәкәрләр, оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.
2012 елның июлендә Татарстан Республикасында Инвестиция советы булдырылды. Бу совет безнең районда да оешты. Анда инвестиция проектларының максатчанлыгы, тормышка яраклыгы, файда китерү дәрәҗәсе ачыклана, иң кулай дип табылганнары дәүләт ярдәменә тәкъдим ителә һәм әлеге проектларның тормышка ашырылу нәтиҗәсе карала.
Республиканың Инвестиция советы районнарда дәүләт ярдәме алмаган тормышка ашырылучы проектларның язмышлары белән кызыксына. Ул исемлектә безнең районнан менә кемнәр бар: бәрәңге эшкәртү буенча “Сервис– Агро” ширкәте (Яңа Кырлайда), катнаш азык җитештерү буенча “Сервис–Агро” ширкәте (Иске Иябашта), “Болгар авылы” экология утарын оештыручы И. Янышев крестьян–фермер хуҗалыгы (Каенсарда), мәдәни–күңел ачу программасын эшләүче “Сервис–Агро” ширкәте (Яңа Кырлайда), ярма җитештерү буенча “Арча элеваторы” ширкәте, Апазда он–ярма цехын эшләү буенча “Ватан” агрофирмасы”.
— Республика Инвестиция советына проектларны кичекмәстән кертергә кирәк, — диде югарыда санап үткән инвесторларга Эльмира Хәстиева. — Дәүләт ярдәме алу өчен бу бик тә мөһим.
26 июньдә республиканың сәүдә–сәнәгать палатасында Кытайдан килгән делегация белән очрашу булды. Анда катнашкан район координация советы рәисе, Кытай инвесторлары белән эшлекле килешүләр төзеп, үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеге барлыгы турында әйтте. Акчалы инвесторларны узара эшчәнлеккә җәлеп итү отышлы. Электрон почта аша алар белән элемтәгә керергә мөмкин. Кытайлылар тагын сентябрьдә киләсе. Кайбер эшмәкәрләр уены–чыны белән: “Әгәр дә Кытай кешесе чит ил кешесен алдый ала икән, димәк, ул бик шәп кытайлы”, — дип әйтергә ярата. Безнең инвесторларга да бик белемле, теләсә кайсы чит ил инвесторына алдатмый, бирешми торган, ә, бәлки, алардан файда гына алырга сәләтле була белергә кирәк.
— Эшмәкәрләргә шөгыле буенча квалификациясен, юридик яктан белемен үстерергә кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр күп, — дип киңәш итте Казан шәһәре думасы депутаты, республиканың координация советы әгъзасы, Арча районында крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдус Янышев. — Үз эшеңне башлап җибәрү өчен иң элек җитештергән продукцияне сату мәсьәләсен алдан күрергә, кайгыртырга кирәк. Хәзер, мәсәлән, экологик яктан чиста азык–төлеккә сорау зур. Төркиянең помидорына, кыярына караганда үз җиребездә үстерелгән яшелчә ышанычлырак, коры сөт урынына үз арабызда терлек асраган эшмәкәр җитештергән сөтне сатып алу файдалырак.
Үз эшләрен башлап җи-бәрергә теләп тә, әмма тәвәккәллек итә алмаучыларга кыюрак булырга, тормышка күтәренке күңел белән карарга кирәклеге турында сөйләшенде. Идеяң бар икән, аны төрле яклап уйларга, өйрәнергә һәм эшкә җигәргә кирәк. Дәүләт программаларының файдасын күреп каласы иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшсез кешеләрне эшле итү буенча төрле чаралар күрә, бу максаттан дәүләт программалары уңышлы гына эшләп килә. Дәүләт программалары нигезендә үз эшләрен башлап җибәргән эшмәкәрләрнең алга таба да эшчәнлекләрен дәвам итүләре мөһим. Алар белән аерым сөйләшү булды: ни белән шөгыльләнәләр, башлаган эшләре нинди хәлдә, кыенлыклар, каршылыклар бармы, нинди ярдәм кирәк һ.б.
Соңыннан район предприятиеләренең “Татагролизинг” җәмгыятенә һәм “Россельхозбанк”ка бирәчәк-ләре хакындагы мәсьәлә каралды.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International