Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Авыр да, җаваплы да
2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Авыр да, җаваплы да
Һәр яңа җитәкче халык күңелендә кызыксыну уята. Кем ул? Каян килгән? Ниндирәк кеше? Озак еллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсен җитәкләгән Габделхак Касыймов ялга киткәч, аның урынына килгән яңа җитәкче билгеләнде. 20 елга якын Арча ЮХИДИ бүлекчәсендә эшләгән Илдар Нотфуллинны күпләр беләдер дә. Аеруча транспорт белән идарә итүчеләр. Чөнки соңгы вакытта ул районара теркәү–имтихан бүлекчәсен җитәкләде. 3 июльдә булачак һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан райондашларны Арча ЮХИДИ бүлекчәсенең яңа җитәкчесе белән якыннанрак таныштырып китәргә булдык.
Әти–әнисе тумышлары белән Түбән Мәтәскәдән. Арчада яшиләр. Ә менә Илдар Нотфуллинның туган җире Кизил шәһәре. 1971 елны әтисе шунда шахтада эшләгәндә туа ул. Аннан гаилә туган якларына кайтып урнаша, Арчада төпләнә. Илдар Арча малае, егете булып үсә. Кечкенәдән урамда күргән саен милиционерларның киемнәренә кызыга торган була ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң шул юнәлештән китәргә батырчылыгы җитми. Югары уку йортына кереп булмас, дип уйлый. Документларын авыл хуҗалыгы институтына илтеп тапшыра. Механика бүлеген уңышлы гына тәмамлап, әтисе Рәшит абый балта остасы булып эшләгән “Сельхозтехника”га инженер–механик булып урнаша.
—Бервакыт ЮХИДИнең Арча бүлекчәсендә эш-ләгән туганым Наил Галимуллин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фондын җи-тәкләргә тәкъдим итте,—ди Илдар Нотфуллин.— Габделхак Касыймов та минем кандидатураны яклады. Риза булдым. Ни дисәң дә, балачак хыялы бит. Биредә юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча балалар белән төрле чаралар оештырдым. Аннан Яр Чаллыда укыту үзәгендә ярты ел белем алып, ниһаять, балачакта кызыккан милиция формасын кидем. Башта юл–патруль хезмәтен башкардым, аннан пропаганда буенча инспектор булдым.
2007 елда аны Әтнә районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе итеп куялар. Бүлекчә бер ел да ике ай эчендә республикада өченче категория буенча (кечерәк районнар арасында) беренче урынга чыга. Озакламый Илдар Нотфуллинны яңадан Арчага кайтаралар. Бу юлы инде районара теркәү–имтихан бүлеге җитәкчесе буларак. Җиде районнан 17 уку оешмасы (учили-ще, мәктәпләрдәге балалар–яшүсмерләр автомәктәпләре), ДОСААФ оешмалары белән эш итә.
Быелның 28 февраленнән ул ЮХИДИнең Арча бүлекчәсен җитәкли.
—Бүлек җитәкчесе булганда имтихан тапшырган һәр транспорт белән идарә итүче өчен җаваплы булсаң, монда инде юлларның төзеклеге, балалар, машина белән идарә итүчеләр белән эш һәм башкалар турында да онытмаска кирәк,—ди Илдар Нотфуллин.—Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы- лар саны арта, штраф түләтүләр авырая. Юл-ларда тәртип урнаштыру безнең көндәлек хезмәт кенә түгел, киләчәккә төп план да. Яшьләр белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Светофор кую алгы планда тора. Кенәр чатына светофор урнаштырылуның файдасын тойдык, юл–транспорт һәла-кәтләре саны сизелерлек кимеде. Хәзер Көнбатыш бистәсенә, Күпербаш чатына светофор кую буенча эш алып барабыз. Юллар начар. Бу юнәлештә дә күп эшләргә кирәк. Хакимият каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышларында барысы да исәпкә алына һәм уртак карарга киленә.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең хезмәте авыр да, җаваплы да. Вакыт белән исәпләшә торган түгел, җи-тәкчесенең бигрәк тә. Ял да сирәк эләгә, эштән дә вакытында кайтылмый. Әмма хатыны Гүзәл моңа күнеккән инде. Ирен аңлый һәм барына да түзә. Уллары Айдар белән Адель—аның ярдәмчеләре.
—ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре һәрчак юлда. Өйдә сине аңлап, көтеп алучылар булганда күңел тыныч. Юл хәрәкәте сагында торучыларның барысын да һөнәри бәй-рәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар, иминлек, хатыннарына сабырлык телим,—ди Илдар Нотфуллин.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз