Ике ханым чөкердәшеп чәй эчә...

2014 елның 4 июле, җомга
Ике ханым чөкердәшеп чәй эчә...
Без килгәндә Фәүзия апа бакчада кычыткан урып йөри иде. “Хәзер чакырам мин аны. Бу яңгырлар белән кычыткан тәмам котырды. Йөрәге түзмәде Фәүзия апагызның”, — диде каршыга чыккан Наҗия апа. Озакламый Фәүзия апабыз үзе дә күренде. Сөбханалла, 85 яшь бирмәссең дә. “Яшем олы булганга карап, йөрәгем бер дә картаерга ашыкмый әле. Гомер буе эшләдек, авырлыклардан курыкмадык. Шул гадәткә кереп калган, бераз көч барында бер дә тик утырасы килми”, — диде ул, яшь кызларга хас чая булырга тырышып. Көлешеп алдык. Нинди сәбәп белән килүебезне аңлап алгач, бик теләп үзе, тормышы, язмышы турында сөйләп китте.
— Әтием Хәкимҗан белән әнием Һәдия димләп өйләнешкәннәр. Әти сугышка киткәндә әни кулында берсеннән–берсе кечкенә 4 бала калдык. Миңа 12 яшь. Иң кечкенәбезгә 15 көн генә иде әле. Озын гомерле генә булмады. 3 ай гына торды. Әти каты яраланып, госпитальләрдә ятып, 1942 елда өйгә кайтты. Ул көнне әле дә хәтерлим. Яңгыр ява иде. Таң алдыннан берәү тәрәзә шакый. Әтинең кайтуын белдереп сөенче алучы икән. Шулай икенче көнне алмага барырга дип торганда, әтиебез үзе кайтып төште. Тәмәкеләрен ипигә алыштырган, җанашым. Ач торалардыр, күчтәнәч белән сөендерим үзләрен дигәндер инде, — дип искә төшерде ул көннәрне Фәүзия Йосыфҗанова. — Тик без алай ачтан тилмердек дип әйтә алмыйм. Безнең Түбән Аты авылында яшелчә бакчасы бар иде. Шуннан өшегән яшелчәләрне алып кайтып ашадык. Әни түгәрәкләп кисеп гәрәнкә бирә иде. Шулар ничектер аеруча истә калган.
Хәкимҗан абыйны шунда ук колхоз рәисе итеп куялар. Аягы яралы булса да, авылда карап торган бердәнбер ир–ат. Ә Фәүзия эшли дә эшли. Яшелчә бакчасында чүп утау дисеңме, алмагач төпләрен казумы, ашлык чистарту, симәнә әзерләүме — барына да өлгерә. Авыр–авыр капчыкларны күтәреп ташый. Бер генә капчык түгел бит ул. Аннан дыңгычлап тутырылган капчыкны башка куеп печән алып кайтулар... “Билчән аеруча авыр була иде. Шуңа хәзер баш авыртадыр инде”, — ди. Әле сөякләр дә ныгып җитмәгән яшь кызлар гына булуларын да исәпкә алсаң, нинди авыр хезмәт башкаруларын күз алдына китерергә була. Умартачылыкта әтисенә булышырга да өлгерә кыз. Шулай укырга вакыт та булмый аның.
— Гаилә зур. Туйдырырга кирәк. Бер әти–әни җилкәсендә генә ятып булмый, — ди Фәүзия апа. — Гаиләдә 8 бала идек без. 2се кечкенә вакытта ук вафат булды. Хәзер менә 4 кыз гына калдык. Авылдагы бертуган сеңлем Тәслия белән аралашып яшибез. Ул да бу авылда гына тормыш корды. Фәймә белән Рәсимә Казанда, даими кайтып, хәл белеп, булышып торалар.
Үз гаиләсе булмаган Фәүзия апаның. Дөрес, кияүгә чыккан ул, тик гомерлек ярын таба алмаган.
— Егетләр белән йөрмәдем мин, вакытым да булмады. Димләп кияүгә бирделәр. Иремнең яратып йөргән кызы булган икән. Мине үз итмәде. Аңлап алдым да, аерылырга булдым. Кунакка килгән әниләр дә, кияүләренең кыяфәтен күреп, минем хәлемне аңлады, каршылык күрсәтмәде. Шулай ир белән 2 ай гына яшәп калдым. Аннан әни авырды, әтинең ялгызын ташлап чыгып китәсем килмәде. Әни 75 яшендә вафат булды, әти бөтенләй ялгызы калды. Сораучылар булса да, аларны калдырырга теләмәдем. Ахыр чиктә ялгызым калдым, — ди.
Юк, Фәүзия апаны ялгыз дип әйтеп булмый. Янында энесенең хатыны Наҗия апа бар. Ул да тормышның ачысын–төчесен татыган. Бер–берсенә туган да, иптәш тә, сердәш тә, терәк тә алар.
— Әлегә кадәр улым Айдар, киленем, өч оныгым биредә яшәде. Алар йорт салып, башка чыкты. Аралашып, бик тату, матур яшибез, Аллага шөкер, — ди Наҗия апа.
Шунда ук өстәл әзерләнде, табынга тәм–том чыкты. Без киткәндә Фәүзия апа белән Наҗия апа табын артында чөкердәшеп чәй эчеп калды. Икәү бергә булганда, балалар, туганнар якын иткәндә ялгызлык ачысы куркытмый өлкәннәрне.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International