Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Питомникта бәйрәм
2014 елның 4 июле, җомга
Питомникта бәйрәм
“Урын кешене түгел, кеше урынны бизи”,—дип юкка гына әйтмиләр. Арча питомнигы клубына Нәсимә Гарифуллина килгәннән соң мәдәният учагы гына түгел, шәһәрнең питомник өлеше дә җанланып киткәндәй булды. Төрле чаралар үткәрелә башлады, урамнарга гармун моңы, җыр авазы таралды. Узган җомгада биредә бәйрәм оештырылды.
Табигатьнең иң матур урынында, киң болыннар, шау агачлар, бормаланып аккан Казансу елгасы кочагында урнашкан питомник халкы ул көнне гөрләтеп ял итте. Бәйрәмне Нәсимә Гарифуллина белән бергә бирегә килгән “Яшь йөрәкләр” ветераннар ансамбле “Арча җыры” белән башлап җибәрде.
—Питомник—Арча шәһәренең аерылгысыз бер өлеше. Ул үзенең мактаулы җитәкчеләре, тырыш хезмәтчәннәре белән данлыклы. РСФСРның атказанган агрономы Хөснулла Хәйруллин, Әнәс Ибәтуллин, Мәгъсүм Габделхаков, Самат Мамаделеев кебекләр күтәрде дә инде аның данын. Әнәс абый белән Самат абый бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары да,—диде Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев һәм әлеге чараны оештырган Нәсимә Гарифуллинага, ярдәм кулы сузган депутат Альберт Хәкимовка, Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Римма Мамаделеевага, иганәчеләргә һәм авыл халкына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Аннан “дилбегәне” кулына Ибраһим Сабиров алды. Кызыклы шигырьләр, шаярулар белән үзешчәннәрне бер–бер артлы мәйданга чакырды. Питомник халкын сюрприз да көткән икән. Махсус бәйрәмгә кайткан якташыбыз, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи яраткан җырларын ирештерде, мәйдан уртасына чакырып, тамашачылар белән бергәләп биеде. Татарстанның җыр һәм бию ансамбле биючесе, Татарстанның атказанган артисты Григорий Сергеевның дәртле бию-ләре дә күңелләрне күтәрде.
Бәйрәм булгач, аның тырыш, булган кешеләрен дә билгеләп үтүне кирәк санаган Нәсимә Гарифуллина. Моның өчен алдан ук йорттан йортка йөреп иң төзек, матур, хуҗаларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә яшеллек эчендә утырган йортларны сайлап алган, өлкәннәр, яшь гаиләләр, юбилярлар белән очрашкан. Ишегалларын, территорияләрен чиста, пөхтә тоткан, яшеллеккә күмгән, тәрәзә төпләре шау чәчәктә утырган йорт ияләренә бүләкләр әзерләргә дә онытмаганнар. Нурия һәм Әнәс Әхмәтгәрәевлар, Эльза һәм Камил Исламовлар, Гөлшәмия һәм Фоат Хәбибуллиннарга бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, 54 ел тигез гомер иткән Ләбибә һәм Рәфикъ Гыйльметдиновлар, питомникның иң өлкән кешесе Роза Шакирова, 2014 елда игезәк балалары туган Лилия һәм Илдар Шәйхетдиновлар, шулай ук быел әти–әни булган Альбина белән Альфред Галимовлар, Ирина Павлова, Надежда һәм Эдуард Прокофьевларны да бүләкләр белән билгеләп үттеләр, балаларын исән–имин үстерүләрен теләделәр.
Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән дәвам итте. Капчык киеп тә, кашыкка йомырка салып та, узышка да йөгерделәр, чүлмәк тә ваттылар, таяк та тартыштылар... Кыскасы, уйнап–көлеп яшәргә күнеккәннәр ул көнне рәхәтләнеп ял итте, аларны бернинди җил дә, яңгыр да куркытмады. Җиңүчеләр бүләксез дә калмады. Тәм–том сатып алу өчен кибетләр эшләде, шашлыгы, казанда пылавы пешеп торды, балалар өчен төрле кызыктыргыч уеннар да бар иде. Уйнап башланган эш әнә шулай зур бәйрәмгә әверелде. Чөнки Нәсимә Гарифуллина аңа бөтен күңелен биргән. Хәтта тынгысыз җан булуына күнеккән ире Наил, уллары да ярдәмгә килгән. Халыкның сөенечле йөзен күрү Нәсимә өчен үзе зур куаныч.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз