Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
95нче җәе
2014 елның 4 июле, җомга
95нче җәе
Җәйнең иң матур, Җир–ананың шифалы байлыкларын өләшә башлаган вакытында —июльнең тәүге көнендә дөньяга килә Миңлегөл апа. 95 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга килгән район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев, Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закировны күргәч, үзенә карата хөрмәт, ихтирамнан күңеле тулып китте аның.
Адәм баласының яшьлеге эш, гаиләдәге мең мәшәкать белән узса, карт-лыгына ул үзенә җимеш — үзен багучылар, догачылар әзерли. Картлык көне бәхетле узганнар иң бәхетлеләрдер сыман. Кәчедәге гомер иткән йортында кунакларны каршы алганда газизләре — балалары барлыгына, үзенә карата мөгамәләгә ихластан горурланды ана.
Биш кыз әнисе Миңлегөл Мөхетдинова бүген балаларының һәр гаилә әгъзасына хәер–догасын ирештереп, Аллаһы Тәгаләгә ялварып яши. Кунакларны да, якыннарын күргәндәй куанып, “Сугышлар гына чыга күрмәсен, без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын”, — дип каршы алды.
Бу теләкләрен шул афәтне үзе күргәнгә, авырлыгы үзәгенә үткәнгә әйтә ул. Чөнки сугыш башланганда 22 яшен дә тутырып өлгермәгән кызга фронт өчен, Җиңү көнен якынайту өчен ниләр генә эшләргә туры килми!..
Сугыш башланган елны ук Миңлегөлгә ир–ат тарта торган йөккә җигелергә туры килә. Тәтешкә урман кисәргә, аннан окоп казу эшләренә беренчеләрдән булып колхозның тырыш кызы Миңлегөлне җибә-рәләр. Хәтере яшьлек чорындагы һәр мизгелне саклый. Андый еллар онытылырлыкмы соң?! Яу кырындамени. Киров өлкәсенең Воткин районына урман эшенә киткән кызга өенә кайтып якыннары белән күрешү берничә елдан соң, сугыш беткәч кенә насыйп була. Аларның хезмәте вагонга агач төяү дип берничә сүз белән генә әйтелсә дә, аңа урманда агачларны бер рәвештә кисеп, тимер юл читенә чыгарып өю, үзеңә бирелгән нормаң тулгач кына аны мең газаплар белән төяү керә. Монда эшләүчеләргә Бөек Җиңү килгәнен бер ай узгач кына әйтеп, кайтарып җибәрәләр. Нократ Аланыннан товар поездының тышкы ягында басарга урын табып, көч–хәл белән тотынып, шактый юл кайтырга туры килә Миңлегөл апага. Абыйсы сугыш беткәч тә кайткан, ә әти–әнисе кызны исән түгел дип уйлап, кайгыга баткан.
Авыр еллар булуга карамас-тан, 7 сыйныф уку эләгә аңа. Белем алуның гомер иткәндә никадәр мөһим булуын аңлаган ана балаларына да югары белем алуда юл күрсәтә. Кызларның кайсы табибә, кайсы укытучы, кайсы исәп–хисап эшен үзләштергән. Балаларда әтиләренең зыялылыгы да үз урынын алган. Сугышның башыннан ахырына кадәр көрәшеп ут эченнән исән–сау кайткан, авылдашлары тарафыннан колхоз рәисе итеп сайлап куелган Сәлах абый авылны торгызуда үз–үзен аямый эшли. Фани дөньяны калдырып киткән Сәлахыннан башка Миңлегөл апа 29 елын ялгыз канат булып яши.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз