Вакытында җыеп аласы

2014 елның 4 июле, җомга
Вакытында җыеп аласы
Шифалы яңгырлардан соң кырларда йөрүе күңелле, күзгә күренеп үзгәрде алар. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов та бик канәгать.
— Менә бу басуда супер-элита борчак алып кайтып чәчкән идек, — ди ул чәчәккә күмелеп утырган, чүп үләннең әсәре дә булмаган кырга күрсәтеп. — Борчак 160 гектар бездә.
Салмак җилдә чайкалып утырган арпа, бодай, солыга да карап сокланырлык. Куе–кучкыл үсемлекләр ашламаның тигез кергәнлеген раслый. Кукуруз да яхшы төпләнеп алган, “күкрәк киереп” үсә ул хәзер. Быел бер басуда аны яңа технология белән чәч-кәннәр. Ягъни, ашлык чәчкән кебек.
—Рәт арасын эшкәртәсе юк, алай булгач, — дим.
— Ә без болай да рәт арасын эшкәртмибез, — ди җитәкче. — Чүп үләнгә каршы көрәшү-нең башка юллары да бар бит.
Менә бу басудагы күпьеллык үләннәрне күптән җыеп алганнар инде. Хәзер икенче каты матур булып күтәрелә. Печәнне мул әзерлиләр хуҗалыкта. Фермалар янында рулонлы печән эскертләре арта бара. Узган елгысы да бетмәгән булган әле.
— Монысын халыкка бирәбез, — ди Р.Гыйлаҗетдинов. — Бер–ике көннән җилләп бетә.
Кындырак үләне шундый уңган, теземнәрне атлап чыгармын димә.
Люцерна, тукранбаштан сенаж салалар. Масса бик калын, ташып кына өлгер. Быел “Магдон” комбайны алганнар, 7 метр киңлектә ура, артыннан “Нива” машинасы белән көчкә куып җиттек.
— Әйбәт техника! — ди аны иярләүче Рәмис Шәрәфиев. — Көнгә 70 гектарлап урдырам.
Рәмис узган ел Алан авылында эшкә калган алты егетнең берсе. Әтисе Әхәт алдынгы механизатор. Төп йорт янәшәсендә Рәмискә йорт салалар, яшь гаиләләргә ярдәм программасы буенча. Быел шундый ике йорт күтәрелә Аланда. Хуҗалыкның терәге булган, халкы гаять тырыш авыл бу.
Печән пресслауда эшләү-че Динар Шакиров, “По-лесье” комбайнында нормаларын арттырып үтәүче Рафаэль Нәҗмиев, Алмаз Әхмәдуллин һ.б.ның тырыш хезмәте мактауга лаек.
Соңгы көннәрдә терлек азыгы әзерләү өчен шартлар уңай тора. Хуҗалыкларда 2 июльдә 1359 тонна (барысы 10422 тонна) печән әзерләнде, 4146 тонна сенаж салынды, “Ак барс” агрокомплексы”нда бер көндә 300 тонна әзерләделәр. Әлеге ширкәттә бу көнне 950 тонна сенаж да салдылар.
Район буенча бер шартлы терлеккә 6,56 центнер азык әзерләнде. Иң күбе “Курса МТСы”нда — 13,5 центнер. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 11,8, “Кырлай”да 10,5 центнер туры килә.
Яшь терлекләр өчен 413 тонна витаминлы үлән әзерләнде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International