Яңалыклар

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
“АК БАРС” АГРОКОМПЛЕКСЫ”ннан Ринат Котдусов “Макдон” комбайны белән 1863 гектарда күпьеллык үләннәр урдырды.
“Арча” ширкәтеннән Илдус Саттаров “Полесье” комбайны белән 1805 гектарда күпьеллык үләннәр урдырды.
“Ак барс” агрокомплексы”ннан Илһам Әгъзәмов “Ягуар” комбайны белән 9996 тонна яшел масса туратты.
“Мәрҗани” ширкәтеннән Илнар Садыйков “Ягуар” комбайны белән 5994 тонна яшел масса туратты.

“ТАТАРСТАН”, “АКЧИШМӘ”, “АЮ”, “АРЧА” шир-кәтләре халыкка печән бирде.
Хуҗалыклар яшь терлекләр өчен 482 тонна витаминлы печән әзерләде. Шуның 250 тоннасы — “Мәрҗани” ширкәтендә.

8 ИЮЛЬДӘ хуҗалыкларда бер сыердан уртача 13,9 килограмм сөт савылды.
Шәхси хуҗалыклар бер көндә 40398 килограмм сөт сатты.

“РОССЕЛЬХОЗНАДЗОР”НЫҢ ҖИР КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ БУЕНЧА дәүләт инспекторы Р.Ганиев шәхси хуҗалыкларга бәрәңге, яшелчә, җиләк–җимеш авыруларына каршы биологик препаратлар ярдәмендә көрәшергә тәкъдим итә.
— Биологик препаратлар табигатьнең үзеннән, алар кеше сәламәтлегенә бернинди зыян салмый, — ди ул.
Ризоплан, баксис препаратларын бәрәңге чәчәк атканчы кулланырга мөмкин. Мизорен, бацикол корткычларга каршы көрәшү өчен. Туфрактагы авыруларны каршы көз яки яз көне триходемирин белән эш-кәртеп бетереп була.
ПОЧТА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ 8 ИЮЛЬДӘ һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Һава торышының нинди булуына карамастан, газета–журналларны халыкка вакытында китереп җиткерү өчен көчләрен куеп эшләүче хат ташучыларга сәламәтлек юлдаш булсын һәм укучыларының саны тагын да артсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International